Мин көтәм (язмыш)
Ни уйларга да белмәде хатын. Кая булыр икән ире? Күрше авылга җиде чакрым. Башта басу кырыеннан салынган юл белән барып, бер-ике чакрым урман белән барасы. Бер-бер хәлгә очрамаса ярар иде инде... Хаммат караңгыда Имәнлекне урап килгәнче таң да атты. Ул капка төбенә килеп туктагач та йөгереп чыккан Ләбибәгә Хамматның йөзе борчулы күренде. Өнсез сорау белән үзенә төбәлгән хатынның күзләренә карамаска тырышып, Хаммат, гаепле кешедәй: “Җиңги, абый Имәнлеккә бармаган...”, - диде