Кукмарадан Рөстәм Нуреев: Хезмәтемне елмаюдан башлыйм
3 июльдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Автомобильчеләргә полициянең өлкән лейтенанты Рөстәм Нуреев исеме яхшы таныштыр. Хезмәт юлын 2009 елда районның ведомстводан тыш сак бүлегендә башлап җибәргән райондашыбыз бүгенге көндә Дәүләт автоинспекциясенең техник күзәтчелек, авто, мототранспортны теркәү бүлекчәсендә хезмәт куя һәм шулай ук юллардагы иминлекне дә тәэмин итә.
«Хокук саклау органнарына тартылуым балачактан килә. Минем закон таләпләрен бозучыларга каршы көрәшәсем, җинаятьчеләрне ачыклау юнәлешендә эшлисем килә иде. Хыялым армиядән соң Казан социаль-юридик институтына алып килде. Диплом алганнан соң, Эчке эшләр министрлыгы системасына урнаштым. Үз хезмәтемне яратып, күңел биреп башкарам һәм һәрчак елмаюдан башлыйм», — ди Рөстәм Роберт улы.
Техник күзәтчелек, авто, мототранспортны теркәү бүлеге — халык иң еш мөрәҗәгать итә торган тармакларның берсе. Кайбер көннәрдә инспекторлар 25—30ар кеше кабул итә икән.
«Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып килүчеләр белән эш тизрәк алып барыла, чөнки аларның барлык гариза һәм мәгълүматлары безнең базада күренә. Тиешле кәгазьләрне кулдан тутырганда, әлбәттә, күбрәк вакыт сорала. Беркемне кире борган юк, соңгы клиентка кадәр эшлибез. Шулай ук без җәмәгать автобусларын да тикшерәбез, аларга техник күзәтү дә үткәрәбез», — ди полициянең өлкән инспекторы.
Рөстәм Нуреев кабинетта гына утырмый, инспекторны юллардагы тәртипне саклаганда, төрле рейд, акцияләр вакытында да еш очратырга мөмкин.
«Безне күпләр юлга штраф язу өчен генә чыга дип уйлый. Әмма бу — ялгыш фикер. Инспекторларның төп бурычы иң элек шоферларга, җәяүлеләргә, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерү, законнардагы үзгәрешләрне аңлату, кисәтү әңгәмәләре алып барудан гыйбарәт. Тиешле таләпләрне үтәмәүчеләр, әлбәттә, административ җаваплылыкка тартыла. Юлда кемнәр белән генә очрашмыйсың?! Хәтта кайвакыт психолог ролен дә үтәргә туры килә. Моннан берничә ай элек юлда эшләгәндә безнең туктарга кушкан сигналны үтәмичә узып киткән автомобиль артыннан куа чыгарга туры килде. Туктата алдык, әмма исерек шофер инспекторларга пычак белән ташланды. Физик көч кулланып, шоферның салкын коралын алдык, үзен полициягә алып кайттык. Безнең хезмәт әнә шундый, җырдагыча, куркыныч та, авыр да», — ди әңгәмәдәшем.
Язмам герое эшендә — тырыш хезмәткәр, гаиләсендә — яраткан әти һәм тормыш иптәше. Шулай ук ул — спортчы да. Рөстәм пар канаты Рәзилә белән Мәликә һәм Сәйдә исемле ике кыз үстерә. Спортка килгәндә, җиңел атлетика, чаңгы, биатлонда инспектор һәрчак алдынгы урыннарда. Әле күптән түгел район эчке эшләр бүлегенең җыелма командасы составында хезмәт биатлоны буенча Чемпионатта да беренче урынны алып кайттылар.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев