Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Слайдер

    • 31 октябрь 2018 - 15:15
      Марат Әхмәтов Кукмара авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының эшчәнлеге белән танышты
      Ул “Кукмара Логистик” һәм “Кукмара РайПО” кооперативларында булды
    • 31 октябрь 2018 - 12:52
      Кукмарада Россиядә балаларга мәктәпкәчә өстәмә белем бирү системасы оешуның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм үткәрелде
      Анда районда эшләп килүче мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады
    • 22 октябрь 2018 - 18:08
      Кукмараның Иске Юмья авылында юл ачылды
      Муниципаль юл фонды буенча авылның Үзәк урамына вак таш түшәлде. Юлның озынлыгы 1,5 чакрымны тәшкил итә. Юл төзелеше 9 миллион сумнан артыкка төшкән.
    • 22 октябрь 2018 - 15:15
      Кукмара районында ике уен мәйданчыгы ачылды
      Кукмара районының Мәмәшир һәм Оштырма Юмья авылларында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыклары ачылды. Алар республика программасы нигезендә төзелде.
    • 22 октябрь 2018 - 13:18
      Римма Ратникова Кукмара укучыларына парламент дәресе үткәрде
      Быелгы дәреснең темасы – “Парламент, җәмгыять һәм мин”
    • 22 октябрь 2018 - 13:15
      Кукмарада Ятмас-Дусай-Шепшеңәр юлы ачылды
      Юл озынлыгы 2,87 чакрымны тәшкил итте
    • 16 октябрь 2018 - 18:28
      Кукмарада мәктәп ярминкәсе гөрләде
      Район мәктәпләре үзләренең участокларында үстерелгән продукцияне, ә балалар бакчалары сабыйлар белән әти-әниләр ясаган күргәзмә тәкъдим итте
    • 5 октябрь 2018 - 14:59
      Кукмарада мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр
      Hайон Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган чара уздырылды. Район башлыгы Сергей Димитриев укытучыларны бәйрәм белән котлады, республика август конференциясенә хәзерләнүгә булышканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук үзенең Мактау грамоталарын тапшырды.
    • 2 октябрь 2018 - 10:35
      Кукмарада капиталь ремонттан соң музыка мәктәбе ачылды
      Капиталь ремонт 2017 елда башланган, аның өчен финанс чаралары республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Әкренләп барысын: бинаның алгы ягыннан башлап, түбәне, тәрәзәләрне алыштырганнар. Эш коммуникацияләрне алыштыру белән төгәлләнгән. Сыйныф бүлмәләре генә түгел, җиһазлар да яңарган.
    • 1 октябрь 2018 - 15:26
      Кукмара гимназиясендә өлкәннәр белән очрашу үткәрелде
      Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрьдә Кукмара гимназиясендә районның актив ветераннары, авыл җирлекләренең башлангыч ветераннар советы рәисләре, район Советы һәм Башкарма комитетта эшләп, лаеклы ялга чыккан пенсионерлар белән очрашу үткәрелде.
    • 1 октябрь 2018 - 09:47
      Кукмарада ярминкә гөрләде
      “Добреев” кибете яны иртәнге сәгатьләрдән үк шау-гөр килеп торды. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган ярминкә кукмаралыларны үзенә дәште. Шул арада урамда сетка белән суган, кишер, чөгендер күтәреп кайтучылар күренде, кибет тирәсендә машиналар да берсе килеп, берсе китеп, тыз-быз йөреп торды, җыр-музыка тавышы да ераклардан ишетелә иде. Рәт-рәт булып тезелеп киткән сату нокталарында ниләр генә юк: уңган, тырыш райондашларыбызның җәе хезмәт белән үткәнлеге күренеп тора. Бакчачылар быелгы уңыштан канәгать, кайсысы белән генә аралашсаң да, “Аллага шөкер” дип җавап бирә.
    • 14 сентябрь 2018 - 15:06
      Кукмара районында “Алма спасы” бәйрәме узды
      Район башлыгы Сергей Димитриев, килгән кунакларны һәм авыл халкын сәламләп, Алма спасының икенче ел рәттән үткәрелүен һәм әлеге бәйрәмгә яхшы нәтиҗәләр белән килүебезне билгеләп үтте
    • 12 сентябрь 2018 - 15:54
      Кукмарада Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышы үткәрелде
      Анда муниципаль районнарның Башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, Ассамблея вәкиллекләре һәм филиаллары, халыклар дуслыгы йортлары, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, яшьләр Ассамблеясының яшь лидерлары катнашты. Кунаклар шәһәребезнең “Йолдызлык” балалар бакчасында, күппрофильле лицей һәм гимназиядә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
    • 8 сентябрь 2018 - 13:50
      Кукмарада беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде
      Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте
    • 1 сентябрь 2018 - 09:49
      Фирдүс Тәмәев Кукмара сәхнәсен шау-гөр китерде
      Кукмаралылар шәhәр көнен бәйрәм итте. Бәйрәм Киндеркүл авылы янында, район Сабан туе урынында үткәрелде. Биредә үзешчән сәнгать, иҗат коллективлары катнашындагы тематик концерт программасы, сәүдә, балалар өчен уен мәйданчыклары, “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” дигән китап күргәзмәсе hәм башкалар оештырылды. Кукмаралыларны hәм кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова бәйрәм белән котлады. Районның күренекле кешеләрен бүләкләү булды. Бәйрәм Фирдүс Тәмәев концерты белән үрелеп барды hәм салют белән тәмамланды
    Реклама