Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Слайдер

    • 8 сентябрь 2018 - 13:50
      Кукмарада беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде
      Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте
    • 1 сентябрь 2018 - 09:49
      Фирдүс Тәмәев Кукмара сәхнәсен шау-гөр китерде
      Кукмаралылар шәhәр көнен бәйрәм итте. Бәйрәм Киндеркүл авылы янында, район Сабан туе урынында үткәрелде. Биредә үзешчән сәнгать, иҗат коллективлары катнашындагы тематик концерт программасы, сәүдә, балалар өчен уен мәйданчыклары, “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” дигән китап күргәзмәсе hәм башкалар оештырылды. Кукмаралыларны hәм кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова бәйрәм белән котлады. Районның күренекле кешеләрен бүләкләү булды. Бәйрәм Фирдүс Тәмәев концерты белән үрелеп барды hәм салют белән тәмамланды
    • 27 август 2018 - 15:45
      Кукмарада 38 бала “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” акциясе кысаларында портфельләр алды
      Быел беренче сыйныфка барачак барлыгы123 балага әнә шундый ярдәм күрсәтелде. “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе, 2007 елдан башлап, 1 сентябрь алдыннан үткәрелеп килә. Бу акция кысаларында предприятие һәм оешма җитәкчеләре беренче сыйныфка барачак балаларга мәктәп кирәк-яраклары алуда ярдәм итәләр. Шунысы мөһим бит: якты бәйрәм - Белем көнендә алар кимсенү тойгылары кичермәсеннәр.
    • 27 август 2018 - 15:39
      Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең район август киңәшмәсе узды
      Район Мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең “Россия Федерациясенең мәгариф стратегиясен Кукмара муниципаль районында тормышка ашыру юллары” дигән темага пленар утырышы үткәрелде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, җирлек башлыклары, мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, укытучылар катнашты. Киңәшмәдә чыгышлар тыңланганнан соң бүләкләү булды.
    • 27 август 2018 - 13:46
      Нормабаш авылында тантаналы рәвештә герой-якташлар монументы ачылды
      Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел үткәннән соң, шушы авылда әлеге канкойгыч сугышта Җинү көнен якынайту өчен үзләренең гомерләрен биргән, көнне-төнгә ялгап, кырларда, фермаларда фидакарьләрчә эшләгән, бер гаепсезгә лагерьларда, зинданнарда газап чиккән авылдашлары исемнәрен мәңгеләштергән мәһабәт монумент ачылды. Әлеге монументка исемнәре язылган кешеләрнең һәркайсы: инде гүр иясеме яисә алар бүгенге матур фани дөньяның рәхәтен күреп гомер кичерәләрме – барысының да башыннан авыр сынаулар үткән
    • 24 август 2018 - 14:16
      Кукмарада “Бал” ярминкәсе үткәрелде
      Анда районыбыз умартачыларының бал продукциясе тәкъдим ителде. Шулай ук биредә алма, кыяр-помидор, кабак, сарымсак кебек яшелчәләр, төрле җиләк-җимешләр, бәйләгән оекбаш, бияләйләр, агачтан ясалган куна, тукмак, пилмән кичкеч, урындыкларны да сатып алу мөмкинлеге бар иде.
    • 23 август 2018 - 16:13
      Кукмарада үткәрелгән республика август киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов катнашты
      Татарстан Президенты Вахитов исемендәге хуҗалыкта, аграр көллияттә, шәһәрнең “Йолдызлык” балалар бакчасында булды, үзәк стадионда Ринат Мөхәммәтшин кубогына бара торган футбол турниры уеннарын тамаша кылды, күппрофильле лицейның яңа төзелгән остаханәсе белән танышты. Район Мәдәният йортында быел бердәм дәүләт имтиханнарында йөз балл җыйган егетләр һәм кызлар белән очрашты. Соңыннан Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы хөкүмәте, министрлык һәм ведомстволар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, район башлыклары катнашында пленар җыелыш үткәрелде.
    • 22 август 2018 - 17:15
      Кукмарада 250 кеше – республика районнарының Башкарма комитет җитәкчеләре, мәгариф идарәсе начальниклары, аларның урынбасарлары булдылар
      Кунаклар иң элек Кукмара аграр көллиятендә, шәһәребезнең күппрофильле лицеенда һәм гимназиядә, балалар бакчаларында, “Галактика” иҗат йортында булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Соңыннан район Мәдәният йортында “Россия Федерациясенең мәгариф стратегиясе: Татарстан Республикасында аны тормышка ашыру юллары” дигән темага үткәрелгән секция утырышында катнаштылар. Анда Татарстанның фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов, аның урынбасарлары, мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, республиканың милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипованың чыгышлары тыңланды
    • 17 август 2018 - 18:49
      Танылган татар блогерлары блог-тур кысаларында Кукмара районында булдылар
      Танылган татар блогерлары Ринат Галиәхмәтов (tatar_malay) һәм Илназ Габидуллин (kizik_mizik) блог-тур кысаларында Кукмара районында булдылар. Татар блогингы йолдызлары социаль челтәрләр турында, аларның ничек эшләве, тискәре-уңай яклары хакында сөйләделәр, эчтәлеге формалашу, аккаунтларның үсеше, абүнәчеләр санын арттыру ысуллары буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
    • 8 август 2018 - 08:13
      Кукмара районына эш сәфәре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры килде
      Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул вертолет белән басу-кырларны әйләнеп узды һәм аларның торышы белән танышты. Кунакны район башлыгы Сергей Димитриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллиннар озата йөрде. Аннан соң Марат Әхмәтов "Восток" хуҗалыгы территориясендә оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, районда үстерелгән игенчелек культураларыннан оештырылган күргәзмә белән кызыксынды.
    • 6 август 2018 - 10:22
      Кукмара элеваторына беренче ашлык олаулары кайтты
      Игенне “Искра”, “Яңа тормыш”, “Урал”, “Әсәнбаш Агро” җәмгыятьләре һәм элеватор КамАЗлары тантаналы рәвештә элеваторга тапшырдылар
    • 6 август 2018 - 10:21
      Кукмара терлекчеләре һәм ветеринария хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәмендә ял итте
      Сабантуй район үзешчәннәренең матур җыр-моңнары белән үрелеп барды. Терлекчеләр рәхәтләнеп ял иттеләр, кул көрәше, аппарат сүтеп-җыю, мишеньга ату һәм башка уеннарда үзләрен сынап карадылар, командалары өчен тирләп-пешеп җан аттылар.
    • 27 июль 2018 - 15:11
      Кукмарада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй оештырылды
      Сабантуй кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар белән үрелеп барды
    • 2 июль 2018 - 09:17
      Кукмарада мәктәпне тәмамлаган 217 егет һәм кыз "Чыгарылыш кичәсе"нә җыйналды
      Район мәктәпләрен быел 217 егет һәм кыз тәмамлады. Алар өчен бәйрәм чарасы Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда узды. Чыгарылыш укучыларын, аларның әти-әниләре, укытучыларны, бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров котлады. Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән 51 егет-кызга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды
    • 2 июль 2018 - 08:57
      Август конференция кысаларында Кукмарада секция утырышлары башланып китте
      Республика районнарыннан килгән мәктәпкәчә белем бирү буенча методистлар, шушы юнәлештәге уку йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре – Кукмарага барлыгы 200 кеше килде
    Реклама