“Магистрат” оешмасы солдатларга чираттагы гуманитар ярдәм партиясен озата
Егетләр белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, ди “Магистрат” оешмасы җитәкчесе Фәнил Хөрәмшин.
Әле күптән түгел генә “Магистрат” оешмасының фура машинасына төяп, махсус хәрби операциядәге егетләргә төзелеш материаллары озатуы турында язган идек. Әлеге йөк машинасы ашыгыч рәвештә әйләнеп кайтып та җиткән. Без барганда, “Магистрат” егетләре кабат йөк машинасына төзелеш материаллары төйи иде.
- Соңгы тапкыр егетләр августта кайтабыз дип киткәннәр иде, әмма солдатларга ашыгыч рәвештә төзелеш материаллары кирәк булды. Шуңа күрә “кайтыгыз”, дидек. Бүген 27 куб/метр пиломатериал, ике пачка ОСБ, 20 мең данә саморез, ике генератор, ун төргәк пленка, 1 мең метр чамасы москит сеткасы һәм башка кирәк-яраклар төйибез. Солдатларның сораган әйберләрен җибәрергә тырышабыз. Иң мөһиме: исән-сау булып, тизрәк җиңеп кайтсыннар. Егетләр белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Алар алга барабыз, диләр, гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр, - диде “Магистрат” оешмасы җитәкчесе Фәнил Хөрәмшин.
Җитәкче эшче егетләрен дә мактап кына телгә алды.
“Молодцы, бик тырышалар, хәтта яллары булуга карамастан, гуманитар ярдәм төяргә килүчеләр бар. Мәсәлән, Радик Хөсәенов бүгенге көндә вакытлыча ялда булып исәпләнә. Әмма ул бу эштән читтә калмады, килде”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев