Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Илнара Шәйдуллина тормыш иптәше турында: Ватан каршындагы бурычын үтәү – аның йөрәгендә

Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен Илназ Шәйдуллин “Батырлык өчен”, “Александр Суворов”, “Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен” меда­льләре белән бүләкләнә.

Бер мәктәпне тәмамласалар да, укыганда бер-беренә игътибар итми алар. Беренче “танышулары” егет хәрби хезмәттән кайткач була. Илназ Кукмара киез итек-киез комбинатына эшкә урнаша, ә Илнара биредә цех мастеры булып хезмәт куя. Яшьләр аралаша башлый. Бер ай очрашып йөргәч, егет озак уйлап тормый, кызның кулын сорый. Язмыш, аларның хәтта исемнәре охшаш дип уйлап куйдым мин.

Илназның әти-әниләре – Мамадыш районының Урта һәм Югары Тәкәнеш авылларыннан. Кайчандыр яшь гаилә, бәхет эзләп, Казахстанга чыгып китә. Икесе дә фосфор заводында эшли. Уллары 5 сыйныфта укыганда, тормыш җилләре аларны Кукмара якларына илтә. Рәҗәп абый – коммуналь хезмәтләр оешмасына, ә әнисе Әлфрүзә апа кече бизнеска кереп китә.

Илназ, Казан артиллерия училищесын төгәлләп, Ерак Көнчыгышның Хабаровск өлкәсендә, аннан Еврей автоном округында хезмәт куя. Контракты төгәлләнгәч, Кукмарага эшкә кайта. Ләкин күпмедер вакыт узгач, Илназ бергә хезмәт иткән дусларының тәкъдиме белән янәдән хәрби хезмәткә кайтырга була. Шулай итеп, Шәйдуллиннар Кырым Республикасының Симферополь районына күченеп килә. Гаилә башлыгы яр буе оборонасының гвардия бригадасында артиллерист булып хезмәт итә.

Баксаң, хәрби хезмәттәгеләр өчен операциягә әзерлек инде бер ел алдан башланган була... Ләкин ул чакта солдатлар дөньяда булачак вәзгыятьне күз алдына да китерми.

Операция булган очракта да ул 5–7 көн генә дәвам итәр дип күзаллый. Махсус хәрби операция башлангач, Илназ Рәҗәп улын биредә взвод командиры итеп билгелиләр. Аннан штурм отряды командиры булып күчә. Беррәттән яшьләрне хәрби хезмәткә дә әзерли.

– Махсус хәрби операция башланып, берничә көн үтүгә, иремнең бригадасы белән элемтә югалды, – дип искә ала Илнара. – Ләкин хәрби шәһәрчектә без барыбыз да бер гаилә булып яшәдек. Шуңа күрә мессенджерда хәрбиләрнең хатыннары өчен махсус төркем оештырып, бер-беребез белән хәбәрдә тордык. Әкренләп ирләребез дә элемтәгә чыга башлады.

Беренче кыска вакытлы ялына Илназ, махсус хәрби операция башланып, тугыз ай узгач кына кайта ала. Анысы да берничә тапкыр контузия алып, яраланып, тернәкләнү узар өчен була. 2022 елның азагында Илнара кызлары Илвина һәм Иллария белән Кукмарага, тормыш иптәшенең әниләре янына күченә.

– Иптәшем хәрби биремнәргә, алгы сызык­ларга җибәрелмәгәндә көн саен хәбәргә чыгарга тырыша. Гадәттә, сөйләшеп булмасын алдан ук әйтә. Безнең үзебезнең “серле” сүзләребез дә бар, – дип елмая танышым. – Үзенең хис-кичерешләре хакында бик сөйләми. “Бар да яхшы”, “Борчылмагыз”, – дип әйтә дә хәл-әхвәлләрне, балалар турында сорый. Ул – чын хәрби һәм барысына да сабыр итә, чөнки Ватан каршындагы бурычын үтәү – аның йөрәгендә, канында. Илназ өчен иң кыены  – хезмәттәшләренең үлемен күрү һәм, взвод командиры буларак, бу хакта якыннарына хәбәр җиткерү. “Махсус хәрби операция зонасында бер-береңә дус, таяныч булган кешеләрне югалтуга барыбер ияләнеп булмый, моны кабул итәргә авыр. Аларның күбесе яши генә башлаган...” – ди ул.

Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен Илназ Шәйдуллин “Батырлык өчен”, “Александр Суворов”, “Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен” меда­льләре белән бүләкләнә. Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов тапшырган медале дә – гаиләнең кадерле ядкәре.

Яу кырында сабыр һәм көчле булып калырга Илназга ныклы терәге – гаиләсе ярдәм итә. Кызлары һәр җиңүен, уңышын әтиләренә багышлый: быел Иллария яшь юл хәрәкәте инспекторлары арасында узган бәйгедә лаеклы чыгыш ясаган, ә Илвина Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән бәйле рәвештә район газетасына әтисе турында мәкалә язган.

“Махсус хәрби операция гаиләбезне тагын да берләштерде. Иремнең әти-әнисе миңа үземнекеләр кебек якын, рәхмәт аларга, Гөлчәчәк әниемә, бертуган энемә, киленебезгә, – ди Илнара. – “Кукмара. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” төркеме волотерларына һәрдаим гуманитар ярдәм илтеп торганнары өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Дөньяларыбыз тынычланып, солдатларыбыз гаиләләренә, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев