Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмаралыларга шәһәрнең үзәк урамын төзекләндерү эшләре кайчан тәмамланачагы турында сөйләделәр

Әлеге сорауга районның баш архитекторы Райнур Мөбарәкшин болай дип җавап бирде.

Шәһәрнең үзәк урамында төзекләндерү эшләре һаман дәвам итә. Комсомол мәйданы каршындагы күпернең җәяүлеләр юлындагы брусчатканы җыеп алдылар да яңаны һаман түшәүче юк. Миңа калса, тротуар өслеге әле начар түгел иде. 

Сания, Кукмара
 
Районыбыз халкы бик актив, бер генә үзгәрешне дә күз уңыннан үткәрми. Әлеге сорауга районның баш архитекторы Райнур Мөбарәкшин болай дип җавап бирде:

- 2021 елда без «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру өчен яхшы проектлар» Бөтенроссия конкурсында катнаштык һәм «Кукмара витриналары. Ворошилов һәм Ленин үзәк шәһәр урамнарын ревитацияләү» проекты белән җиңү яуладык. 

«Архитектура десанты» җәмгыяте хезмәткәрләре, әлеге маршрутны проектлап, үзәк урамнарны район халкы һәм килгән туристларга тагын да уңайлырак итү өчен, юлның машиналар йөри торган өлешенә һәм аның янәшәсендәге территориягә үзгәрешләр кертте.

Проект кысаларында велосипед юллары төзү, гранит брусчаткадан уңайлы тротуарлар ясау, куркынычсыз җәяүлеләр кичүе булдыру, заманча урам утлары кую, территорияне яшелләндерү, кече архитектура формалары урнаштыру һәм автомобиль юллары өслеген алыштыру планлаштырыла. 

Проект буенча эшләр дүрт этапта тормышка ашырылачак. Узган ел Ленин урамындагы «Зайди» кибетеннән алып «Забава» кибете янындагы автомобиль юлы күперенә кадәрге террриториядә һәм «Ленин бакчасы»нда шактый эш башкарылды. Быел исә төзекләндерү дәвам итәчәк. Бүгенге көндә тротуарның күпердән Комсомол мәйданы янындагы светофорга хәтле өлешендә 2018 елда җәелгән һәм инде күп кенә урыннарында таушалган, ватылган брусчаткалар сүтеп, җыеп алынды. Биредә гранит брусчатка җәю, юл читенә бордюрлар кую һәм, иминлекне тәэмин итү максатында, яңартылган киртә кору күздә тотыла. Объектның паспорты инде әзер. Төзүчеләр тиздән эшкә керешәчәк. 

Проект кысаларында «Ленин бакчасы»на керү баскычлары, бакча эчендә җәяүле юллары инде ясалды, өлешчә агачлар да утыртылды, яктырткычлар куелды. Алга таба паркта кече архитектура формалары: эскәмияләр, чүп савытлары, аркалы атынгычлар, навеслар, чикләү баганалары урнаштырасы бар. Шулай ук велосипедчылар өчен туктау урыны, шахмат комплексы өчен махсус зона да «Ленин бакчасы»нда булачак.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk