Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кукмарада бер төркем велосипедчылар үзләренең клубларын төзегәннәр

Хәзерге вакытта әлеге берләшмәгә уннан алып утызга якын кеше йөри.

Кукмарада бер төркем велосипедчылар быел үзләренең клубларын төзегәннәр. Хәзерге вакытта әлеге берләшмәгә уннан алып утызга якын кеше йөри. Монда яшь категориясе әһәмиятле түгел, иң мөһиме: әлеге спорт төренә мәхәббәт. Шуңа күрә велосипедта олылар да, балалар да җилдерә. Зур компания белән велосипедта йөрү аеруча күңелле, барысы да бер-берсен көтә, хөрмәт итәләр, ди алар.

Кукмарадан Вероника Галимова 2020 елдан әлеге спорт төре белән ныклап шөгыльләнә башлаган, бүгенге көндә барлык буш вакытын шуңа багышлый. Ул Кукмарадагы кибетләрнең берсендә хезмәт куя. Эш графигы ике көн эшләп, ике көн ял итә торган, шуңа күрә яраткан шөгыленә дә вакыты җитә. 

«Велосипедта йөрү ул — зур хезмәт. Әмма анда хәрәкәт иткәндә үзеңне ирекле хис итәсең, уй-фикерләрең белән ялгыз каласың. Балачактан ук велосипедта йөрергә яраттым. Тик мин эпилепсия белән авырдым. Шуңа да карамастан велосипедта йөри идем. Башта әз-әзләп, аннары күбрәк хәрәкәт иттем. 2020 елда, нигезле рәвештә, үземә велосипед сатып алырга һәм ныклап шөгыльләнергә булдым. Бу мине тагын да мавыктырды, көн саен гына түгел, көне-төне, тәүлек буе велосипедта йөри башладым. Тора-бара әлеге спорт төрен үз иткән фикердәшләр барлыкка килде. Велоспортка мәхәббәт һәрвакыт яңалыкка омтылудан, табигатьне, дөньяны өйрәнергә, сәяхәт итәргә теләүдән барлыкка килгәндер дип уйлыйм», — диде ул. 

Бу — Верониканың өченче велосипеды, үзенә туры килә торганны эзләгән һәм тапкан. Кайбер көнне ул велосипедта 180шәр чакрым юл үтә. Иң күбе Кукмара районы территориясендә йөри. Шулай ук Красная Поляна, Заструг, Нократ Аланына барырга ярата. Ул якларда табигать, урманнар бик матур, Нократ елгасы үзенә тартып тора, ди. Кеше кулы тимәгән, цивилизациядән бераз читтә калган урыннар да бар дип аңлата. Анда велосипедта яки электричкада бара, Гоньба кичүенә хәтле машинада килгән чаклары да була. 

Күп кеше велосипед җәйге спорт төре дип уйлый. Әмма велосипедчылар бу фикерне кире кага, чөнки хәзерге заманда ел дәвамында әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бары тик моның өчен ел фасылына туры китереп, покрышка, махсус кием-салым һәм башка кирәк-яракларны дөрес итеп сайларга гына кирәк. 

Тик велосипедчылар районда әлеге спорт төрен үз итүчеләр өчен шартлар булмавын билгеләп үтте.

«Күп вакыт каядыр барыр өчен машина юлыннан, трассадан йөрергә туры килә. Мәсәлән, Нократ Аланына әйләнгеч басу юллары аша йөрибез, чөнки төп трассада бик куркыныч. Гомумән, велосипедта йөрү кагыйдәләренә аерым тукталып үтәсем килә. Шлемсыз, фонарьсыз, арткы якны күрсәтә торган көзгесез хәрәкәт итүче егет-кызларны, яшүсмерләрне очратырга туры килә. Әле кайберләренең колагында наушник та була. Бу бик куркыныч. Ата-аналар балаларын велосипедта йөрергә чыгарып җибәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерсеннәр иде», — диде Вероника.

Кукмарадан Руслан Федоров металл савыт-сабалар заводында тимер коючы булып хезмәт куя. Буш вакытларында велосипедта җилдерә.

«Велосипедта йөрү ул — ирек, табигать белән гармония. Эшкә барганчы яки аннан кайткач, яраткан шөгылемә вакыт кала. Мәсәлән, көнгә ун, илле чакрым юл үтәм, ә ялларда әлеге сан йөздән артып китә. Бу режимга ияләндем инде. Кышын исә чаңгыда йөрим. Элек йөгерә дә идем әле. Гомумән, спортны, табигать белән бергә булырга яратам. Машинада барган вакытта бу матурлыкка игътибар итмисең, ә велосипедта бөтенләй башка кичерешләр», — диде ул. 

Русланның хәтта Казанга хәтле берничә тапкыр велосипедта барганы бар. Моның өчен алты сәгать вакыты киткән.

«Беренче тапкыр Казанга велосипедта берүзем 2021 елда Саба аша бардым. Ә быел Казаннан Кукмарага өч кеше Балтач аша кайттык. Берсе — безнең белән велоклубка йөрүче Рөстәм Рәҗәпов, тагын берсе — Нократ Аланы егете. Билгеле, трассада йөрү куркыныч, бик игътибарлы булырга кирәк. Ерак юлга чыкканда үзебез белән телефон, су һәм төрле кабымлыклар, тәгәрмәчкә запас камера алабыз», — дип сөйләде ул.

Русланның кечкенә вакыттагы велосипеды гади «Урал» булса, монысы күпкә текә, бәясе дә 100 мең сумнан артык тора. Ә өйдәгесенең хакы 300 мең сум тирәсе дип шаккаттырды. Бу велосипедның төренә, комплектациясенә карый икән. 

Велосипедта йөрү мавыктыргыч шөгыль генә түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы. Чөнки анда йөргәндә бөтен мускуллар хәрәкәтләнә, сулыш юллары чистара. Киез итек-киез комбинатында медицина хезмәткәре булып эшләүче Гөлнара Хасимованы да велосипедчылар берләшмәсендә очраттык. 

«Велосипед — ул минем яшәү рәвеше. Кечкенәдән велосипедта йөрергә яратам. Билгеле, бу шөгыльне туктатып торган вакытлар да булды. 1998 елда беренче тапкыр иң күбе 98 чакрым юл үттем. Аннары тагын тәнәфес. Ә 2015 елдан яраткан шөгылемә әкренләп әйләнеп кайттым. Бүгенге көндә исә кайда гына барсам да, әлеге транспорт төрен сайлыйм. Хәтта эшкә дә велосипедта йөрим. Иртә белән велосипедта йөрүнең энергетикасы бөтенләй башка төрле: тынлык, үзеңне табигать белән бер дулкында хис итәсең. Мин аның сәламәтлеккә, гәүдәмне формада тотуда нәтиҗәсен күрәм, психологик яктан да кешенең күңел халәтенә йогынтысы зур. Шуңа күрә һәркемне велосипедта йөрергә, күбрәк хәрәкәтләнергә чакырам», — диде ул.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев