Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Туган көн, юбилей белән татарча котлаулар

Туган көнгә, йөрәк түреннән чыккан иң матур татарча котлау текстлары.

Кадерле әтиебезнең 85 яшьлек күркәм юбилее. 

Әтиебез, зур һәм якты бәйрәмеңдә нык сәламәтлек, тыныч, имин, тигез тормыш телибез. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгаручы, үзебезне яратырга, кешеләргә хөрмәт белән карарга, тормышта үз юлыбызны табарга, туган кадерен белергә өйрәттең. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак, сәламәт гомер итегез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сезгә, әти-әниебез. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, газизләребез. 

Балаларың, оныкларың, туганнарың.

***

Кадерле әтиебезнең олы бәйрәме — 60 яшьлек юбилее булып узды.

Кадерле әтиебез, чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Әниебез белән тигезлектә, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, сөенеп яшәргә язсын. Сәламәтлек ташламасын, табының мул, йөргән юлларың уң булсын. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә. 

Иң изге теләкләр белән әниебез, кызың-киявең, улларың-киленнәрең, оныкларың.

***

Кукмарада яшәүче кадерле кешебез 75 яшьлек юбилее. 

Әниебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле тыныч картлыкта гомер ит.

Иң изге теләкләр белән улың, киленең, оныкларың, кода-кодагыең.

***

Кадерле туганыбызның 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Гомер бәйрәмеңдә сине котлап, бары тик нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.

Без — туганнар. Безне җаннар түгел, 
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
...Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена!

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән сеңлең.

***

Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз.

Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син — безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, сиңа озын гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.

Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, киявең, кодагыең, оныкларың һәм туганнарың.

***

Кадерле әниебез!

Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп итсен. 

Без телибез сиңа зур бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән ирең, кызларың.

***

Яраткан әбиебезгә 95 яшь тулды. 

Җир йөзендә әбидән дә рәхимле, мәрхәмәтле, олы җанлы кеше юктыр. Синең якты йөзең күңелләребезне җылыта, акыллы киңәшләрең авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, һәрвакыт безнең өчен борчылып яшәвең күңелгә көч бирә.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең — туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын, бәхетле гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез, без — якыннарыңның ихтирамын, кадер-хөрмәтен тоеп, озын-озак еллар яшәргә язсын.

Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.

Иң изге теләкләр белән киленең, оныкларың, кияүләрең, киленең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев