Очрашу барышында җыенда катнашучылар үзләрен борчыган мәсьләләр буенча сорауларны да бирде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге төркем Югары Чура авыл җирлегендә узган халык җыенында булды. Очрашу Югары Чура авылындагы мәдәният йортында үтте.
Авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Айрат Галимуллин кыскача гына җирлекнең бүгенге көндәге эшләре турында сөйләп узганнан соң, Чулпан Хәнәфина районның һәр тармагында башкарылган эшләр турында таныштырды, уңышларга тукталды, республика һәм федераль программалар ярдәме белән киләсе елларда нинди эшләр планлаштырылуы турында кызыклы һәм җентекле чыгыш ясады.
Очрашу барышында җыенда катнашучылар үзләрен борчыган мәсьләләр буенча сорауларны да бирде. Әйтик, әлеге авылда яшәүчеләр үзәк урамга чыгучы юлларга бәйле мәсъәләләрне күтәрде. Ә Пчеловод авылында гомер итүчеләрне сэндвич панельләр җитештерүче заводның экологик яктан эшләү тәртибе нык борчый. Әлеге сораулар контрольгә алынды.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев