Бүләкле ноябрь: «Кукмор-информ» каһвә кайнаткыч һәм уңайлы термокружка уйната
Соңгы яңалыклар

Бүләкле ноябрь: «Кукмор-информ» каһвә кайнаткыч һәм уңайлы термокружка уйната

Акциягә нәтиҗә 2026 елның 27 ноябрендә ясалачак.

Тәрәзә артында ноябрь икәне үзен сиздерә: көннәр кыскара, салкын җилләр исә, ә иртәнге томан урамнарны ак пәрдәдәй каплый. Андый чакта хуш исле кайнар каһвә эчеп, яраткан газетабызны кулга алып, район яңалыклары белән танышудан да рәхәт нәрсә бармы икән?! Кайнар каһвә күңелне җылытса, газета битләрендәге яңалыклар тормышыбызга ямь өсти, уйландыра, сөендерә һәм райондашларыбыз белән араны тагын да якынайта. Авылларыбыз, шәһәребез ничек яши? Кемнәр нинди уңышларга ирешкән? Кемнәр үзләренең игелекле эшләре белән башкаларга үрнәк күрсәтә? Боларның барысын да сез яраткан «Хезмәт даны» газетасы битләреннән белә аласыз.

Безнең газета — көндәлек тормышыбызның көзгесе, райондашларыбызның шатлык-сөенечләрен, хезмәт уңышларын һәм истәлекле мизгелләрен чагылдыручы якын дустыбыз. Ул иң мөһим хәбәрләрне җиткерә, туган төбәгебезнең тарихын саклый һәм һәр укучы белән бер телдә сөйләшә.

Ә ноябрь аенда без сезгә җылы «сюрприз» әзерләдек! Газетабызга октябрь, ноябрь айларында язылучылар арасында каһвә кайнаткыч һәм уңайлы термокружка уйнатачакбыз. Хуш исле каһвәгез һәр иртәне күңелле уйлар белән башларга ярдәм итсен, ә термокружка юлда вакытта да яраткан эчемлекне җылы килеш сакласын. Газетабыз исә сезне һәрдаим яңа, кызыклы һәм актуаль хәбәрләр белән сөендерсен! Әйдәгез, салкын ноябрь көннәрен бергәләп җылытыйк! Яраткан «Хезмәт даны» газетасына язылыгыз, район яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз һәм бүләк оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Акциягә нәтиҗә 2026 елның 27 ноябрендә ясалачак.

Квитанцияләрне җибәрү өчен:

  • МАКС номеры: 89050262959.
  • Электрон адрес: hezmat_dani@mail. ru.
  • Хат белән юллау өчен: Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 4нче йорт.
Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат — «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы — «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Хезмәт даны» газетасы редакциясе. Акциянең сроклары — 30.10.2026–27.11.2026. Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-59.16+

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды


Нет комментариев