Шәһәр юлларында 11200 метр асфальт өслеге яңартылды һәм 2680 метр тротуар төзелде.
Быелгы алтын көз инде бик ялкауларга да булган эшләрен тулысынча тәмамларга мөмкинлек бирде.
Үз йортлары белән яшәүчеләр бакча, каралты-курадагы җыештыру эшләрен кинәнеп башкарса, игенчеләр басу-кырларда соңгы гектарларны яхшы һава торышы булганда эшкәртте. Көз, юл-төзү ремонтлау өлкәсендәгеләргә дә куелган еллык планнарны сыйфатлы итеп башкарырга ярдәм итте.
Быелгы сезонда Кукмарада урам-юл челтәрен яңарту эшләре киң колач белән барды дисәк тә хата булмас. Шәһәрнең үзәк урамнары белән беррәттән, төзекләндерү сораган юл участокларында эшләр төгәлләнеп килә. Садовая, Казанцев, Көнчыгыш, Магистральная, Ленин, Почта һәм башка урамнарның аерым участоклары яңартылды. Яр Буе, Әмирхан һәм Насыйбуллин урамнары да төзекләндерелде. Аерым тыкрыкларда эшләр барды.
Барлык эшләр нәтиҗәсендә шәһәр юлларында 11200 метр асфальт өслеге яңартылды һәм 2680 метр тротуар төзелде. Калган өлешендә элек вак таш түшәлгән һәм грунт юлларга яңа асфальт җәелде. Димәк, язгы-көзге сезонда аяк-киеме юешләнә яки пычрана дип, әлеге урамнардан үткәндә борчыласы юк.
— Үзебезгә бирелгән участокларда тротуарлар ясап, аларга асфальт җәюне бүген-иртәгә төгәллибез, — ди Балтачтагы районара юл төзү идарәсенең субподрядчигы, «Биссан» төзелеш компаниясе җитәкчесе Рафаэль Бәйрәмов. — Тимер юл урамы буйлап, үзәк дәваханәдән эчке эшләр бүлегенә кадәр, асфальттан тротуар салынды һәм «Намус» рестораныннан башланган өлеше район Мәдәният йортына кадәр барып тоташты. Шулай ук башка объектларда да эш башкарылды.
Әлеге эшкә барлыгы 14 кеше һәм 12 техника җәлеп ителә. «Тротуарлар сыйфатлы, заманча асфальт кулланып, яңа технологияләр нигезендә салынды. Бордюрлар да Урал тауларыннан кайтарылган ташлардан эшләнелде. Тау ташы булгач, алар озакка чыдый, бирешми, кыш көне техникалар кар чистартканда да нык тора», — ди Рафаэль Бәйрәмов.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев