Россиялеләрне 4 ноябрьдә алдыннан кыскартылган эш көне көтә
Соңгы яңалыклар

Россиялеләрне 4 ноябрьдә алдыннан кыскартылган эш көне көтә

Хезмәт кодексы нормалары смена графигы булган хезмәткәрләргә дә кагылачак.

Бәйрәм көне алдыннан сменалар бер сәгатькә кыскарак булырга тиеш, хәтта сменалы эш графигы булганда да. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Бессараб сөйләде, дипе яза «Татар-информ» МА.

Хезмәт кодексы нормалары смена графигы булган хезмәткәрләргә дә кагылачак. Әгәр смена турыдан-туры бәйрәм алдыннан булса, аның дәвамлылыгын бер сәгатькә кыскарталар.

Әгәр эш үзенчәлекләре сменаның дәвамлылыгын киметергә мөмкинлек бирмәсә, хезмәткәр арттырылган түләүне яисә башка ял вакытын сайлый ала. Мондый очракта өстәмә түләүне өстәмә эш өчен түләүгә охшаш итеп исәплиләр.

Халыклар бердәмлеге көнен Россиядә ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтәләр. Быел бәйрәм алдыннан, 3 ноябрьдә, россиялеләрне кыскартылган эш көне көтә.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев