«Безнең йорт — Татарстан» фестивале халыкларны берләштерә.
Нырья авылыннан «Сактон» удмурт халык фольклор ансамбле Менделеевск шәһәренең мәдәният йортында үткән «Безнең йорт — Татарстан» зона республика этномәдәни фестивалендә катнашты.
«Безнең йорт — Татарстан» фестивале — милләтара татулыкны ныгытуга, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәни традицияләрен саклауга һәм милли коллективлар арасында иҗади алмашуны үстерүгә юнәлдерелгән проект ул.
Нет комментариев