9 айда районда 17 юл-транспорт һәлакәте була, аларда һәлак булучылар юк, 21 кеше тән җәрәхәтләре ала.
Бу атнада район Башкарма комитеты җитәкчесе каршындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы үтте. Утырышны Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, комиссия рәисе урынбасары Сергей Егоров ачканнан соң, ул үз чыгышында 9 ай эчендә юл-транспорт һәлакәте торышына анализ ясады.
— 9 айда районда 17 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда һәлак булучылар юк, 21 кеше тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 41,7 процентка артты, һәлак булучылар саны кимеде, яралылар саны артты, — диде ул. — 2026 елда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән һәм медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен 83 машина йөртүче тоткарланды. Бу — узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда кимрәк. Узган елның 9 аена 95 машина йөртүче тоткарланган иде.
Утырыш барышында шулай шәһәрнең Ленин урамы, 121а йорты янында булган үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте дә каралды. Кукмара аграр көллиятендә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча үткәрелә торган эшләр турында 371 төркемнең сыйныф җитәкчесе Алия Габидуллина чыгыш ясады. Утырышта шулай ук гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре, хатлары каралды һәм анда күтәрелгән сорау-мәсьәләләр хәл итү өчен тиешле оешмаларга юлланды.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев