Укучыларны әлеге ярышларга Илшат Кадыйров һәм Марсель Бикмөхәммәтовлар әзерләде.
Анапа шәһәрендәге «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә 2012-2013 елгы укучылар арасында «Күн туп — мәктәп футбол лигасы» (2025-2026 ел) ярышларының Бөтенроссия финалы узды. Турнирда илнең 80 иң көчле мәктәп җыелма командалары: Россиянең 48 төбәгеннән 48 малайлар һәм 32 кызлар командасы катнашты. Әлеге исемлектә Сәрдекбаш урта мәктәбенең кызлар командасы да бар иде.
Әлеге команда мәктәп футбол лигасының барлык этапларында (муниципаль, зона, республика финалы) җиңеп, әлеге бик тә мәртәбәле турнирга юллама отты һәм Бөтенроссия финалында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясады. Кызларны әлеге ярышларга Илшат Кадыйров һәм Марсель Бикмөхәммәтовлар әзерләде. Менә кемнәр алар безнең республика, район, мәктәп данын яклады: мәктәпнең 7 сыйныф укучылары: Илүсә Вилданова, Зилә Шәфигуллина, Нәргизә Мостафиналар. 8 сыйныф укучылары: Гүзәл Арсланова, Динә Галиәхмәтова, Зилия Галәметдинова, Таңсылу Ганиева, Илвина Камалиева, Динә Хәкимова, Зилия Садриевалар.
Турнир нәтиҗәләре буенча команда илнең иң көчле 20 командасы арасына керде.
Нет комментариев