Хәрби комиссар билгеләп үткәнчә, чакырылыш кампаниясе Хәрби исәп реестры ярдәмендә үткәрелә.
Хәрби хезмәткә чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
1 октябрьдә гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакыру башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрби хезмәт вакыты – 12 ай.
– Узган атнада район хәрби комиссариатында төрле өлкә вәкилләрен туплаган чакырылыш комиссиясе булачак солдатлар белән аралашты, аларга чакыру кәгазе – повесткалар тапшырды. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы дип табылган егетләр Россия территориясендәге хәрби частьларда хезмәт итәчәк. Чакырылучыларның берсе дә махсус хәрби операция зонасына җибәрелми, – ди район хәрби комиссары Альберт Гомәров.
Хәрби исәп реестры ничек эшли?
Бүгенге көндә хәрби комиссариатлар эшчәнлеген исәпкә алу һәм хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле процессларны автоматлаштырудан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Хәрби комиссар билгеләп үткәнчә, чакырылыш кампаниясе Хәрби исәп реестры ярдәмендә үткәрелә.
– Реестр аша формалаштырылган чакыру язуы (повестка) гражданнарга электрон рәвештә җибәрелә. Повестка турындагы мәгълүмат һәркем өчен ачык булган реестрда пәйда була, ә бу хакта хәбәр булачак солдатның “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетына юллана, – дип аңлатты Альберт Раиф улы. – Системаның тагын бер мөһим өстенлеге – армия хезмәтеннән кичектерүне гражданнардан өстәмә гариза таләп итмичә рәсмиләштерү мөмкинлеге. Әйтик, студентлар, ике һәм аннан күбрәк баласы булган әтиләр, мәгълүмати технология белгечләре турындагы мәгълүмат дәүләт органнары һәм эш бирүчеләрдән алынган белешмәләр нигезендә автомат рәвештә яңартыла.
Альберт Гомәров гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны календарь ел дәвамында, ягъни 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр үткәрелүен хәбәр итте.
– Ел дәвамында медицина тикшерүе, һөнәри-психологик сайлап алу чаралары уздырыла. Шулай ук чакырылыш комиссияләре хәрби хезмәткә чакыруны кичектерү яки гражданны хәрби хезмәткә алу турында карарлар кабул итә ала, – диде хәрби комиссар. – Хәрби хезмәткә чакыру турында чакырылыш комиссиясе кабул иткән карар хәзер ул кабул ителгән көннән башлап бер ел дәвамында гамәлдә була һәм Россиянең бөтен территориясендә кулланыла.
Шулай ук Альберт Гомәров хәрби югары уку йортларының өстенлекләрен дә билгеләп үтте:
– Мондый белем йортлары түләүсез уку, гарантияле эш урыны, тотрыклы тәэмин ителеш һәм карьера үсеше мөмкинлеге бирә. Курсантлар дәүләт тарафыннан тулысынча тәэмин ителә. Хәрби уку йорты – ул белем алу гына түгел, ә тәртип, намус һәм иртәгесе көнгә ышаныч мәктәбе. Һөнәр сайлаган вакытта яшьләр бу хакта да уйласын иде. Тагын шунысын да билгеләп үтим: Россиядә 18 фәнни рота һәм 16 фәнни-җитештерү подразделениесе уңышлы эшләп килә. Аларга сайлап алу хәрби комиссариатларда фәнни роталар һәм подразделениеләр вәкилләре тарафыннан иң сәләтле чакырылыш яшендәге егетләр арасыннан үткәрелә. Кандидатлар фәнни эшчәнлеккә омтылышлы, хәрби хезмәткә яраклы булырга һәм Оборона министрлыгы мәнфәгатьләрендә алып барыла торган фәнни тикшеренүләр юнәлешенә туры килгән белгечлек буенча югары белемгә ия булырга тиеш. Кандидат шулай ук Россия Оборона министрлыгы сайтында үз кандидатурасын тәкъдим итә ала.
Хәрби хезмәткә чакырылыш буенча «Кайнар линия» эшли
Чакырылыш чорында Татарстан Республикасы интернет-порталындагы “Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты” бүлегендә “Кайнар линия” бүлекчәсе эшләячәк. Район хәрби комиссариатында шалтыратулар эш көннәрендә көн саен 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 16.45 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Нет комментариев