Наҗия апа — сугыш һәм сугыштан соңгы елларның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә тоеп, барысын да күреп үскән буын вәкиле.
Купка авылында яшәүче Гарипова Наҗия Барый кызына 90 яшь тулды. Бүген аны күркәм юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар килде.
Наҗия апа — сугыш һәм сугыштан соңгы елларның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә тоеп, барысын да күреп үскән буын вәкиле.
«Әни кычыткан ашына якын да килми, — ди Мамадыш районында яшәүче кызы Әлфия ханым. — Балачакта аны, алабута ипиен күп ашадым инде мин, ди». Наҗия апа унбер бала алып кайта, берсе, кечкенә чагында ук вафат була. 10 баласы — алты кыз, дүрт егете кечкенәдән үк әти-әниләренең кул арасына кереп үсә.
— Без мәктәптән кайтышка хуҗалыктагы эш бүленеп куелган иде инде: кемдер су ташый, икенчеләре идән юа, бакчага су сибә. Эш тәмамланмыйча урамга уйнарга чыгу, клубка бару юк иде. Әтиебез ул яктан таләпчән булды, — дип сүзен дәвам итә Әлфия апа. — Ә әни фермада, аның кайчан йоклаганын да күрмәдек без. Фермадан кайтып безне ашата-эчертә, өйдәге эшләрне карый да, резин итеген киеп, тагын фермага китә. Аның язмышы — ул буын кешеләренең батырлыгы һәм сабырлыгы символы, буыннар арасындагы өзелмәс җепнең чын мисалы.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев