65 еллык юбилей: «Ләйсән» балалар бакчасында бәйрәм оештырылды
Соңгы яңалыклар

65 еллык юбилей: «Ләйсән» балалар бакчасында бәйрәм оештырылды

Һәрбер килгән кунак балалар бакчасы белән бәйле булган истәлекләре белән бүлеште.

Кукмараның «Ләйсән» балалар бакчасында зур бәйрәм — балалар бакчасының 65 еллык юбилее булды.

Юбилейда озак еллар балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, район мәгариф бүлегендә озак еллар мәктәпкәчә белем һәм тәрбия буенча белгечләр, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Н. Х. Хаҗиева, Н. Х. Фәйзетдинова, район администрациясендә эшләп лааеклы ялда булган Р. А. Каримуллина, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия буенча белгече Л. И. Каюмова, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе З. Н.Җиһаншина, 4нче урта мәктәпнең «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы әгъзалары, әти-әниләр катнашты.

Һәрбер килгән кунак балалар бакчасы белән бәйле булган истәлекләре белән бүлеште.

65 яшь — ул сан гына түгел, ә буыннар дәвамчанлыгы, коллективның профессиональлеге һәм балаларга мәхәббәт символы. Шушы еллар эчендә балалар бакчасы чын йортка әверелә, анда һәр бала үзен яраткан һәм якланган итеп хис итә, ә хезмәткәрләр  — бер зур гаилә.

Фото: район мәгариф идарәсе


Нет комментариев