Кайбер россиялеләр декабрьдә ике пенсия алачак
Соңгы яңалыклар

Кайбер россиялеләр декабрьдә ике пенсия алачак

Вакытыннан алда түләүләр Яңа ел каникулы белән бәйле

Россиядә пенсияләрен ай башында алучы пенсионерлар декабрь аенда ике ай өчен түләү алачак. Бу — декабрь һәм гыйнвар өчен берьюлы ике пенсия түләве булачак, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Эксперт ачыклык керткәнчә, вакытыннан алда түләүләр Яңа ел каникулы белән бәйле. Алар 11 көн дәвам итәчәк: 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварена кадәр. Акча автомат рәвештә исәпләнәчәк, пенсионерларга нинди дә булса гариза бирү кирәк булмаячак.

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев