Эштә дә, спортта да — хәрәкәттә: Кукмара районыннан Николай Петров — новус уены остасы
Спорт

Эштә дә, спортта да — хәрәкәттә: Кукмара районыннан Николай Петров — новус уены остасы

Райондашыбыз мәктәп елларыннан ук физкультура белән дус.

Һөнәр һәм хобби

Зур Кукмарада гомер итүче Николай Петров турында спорт яңалыкларында еш ишетергә туры килә. Ул новус уенында югары нәтиҗәләргә ирешеп, район данын республика һәм ил күләмендәге ярышларда лаеклы яклый.

Николай Андреевич — чыгышы белән Югары Чура авылыннан. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул укуын Казан энергетика техникумында дәвам итә. Соңрак читтән торып, Казан энергетика университетында югары белем ала.

Хезмәт юлын яшь белгеч Шәмәрдәндәге нефть базасында башлап җибәрә, аннары озак еллар Кукмара кирпеч заводында, 4нче урта мәктәптә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшли. Бүген исә ул «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында инженер вазыйфасын башкара. Яраткан эшенә урнашканына ел ярымнан артык вакыт узган.

— Биредә барлык инженерлык коммуникацияләренең торышы өчен җавап бирәм. Бу — технологик җиһазлар, вентиляция, җылылык, су белән тәэмин итү системалары һәм башка эшләр. Шулай ук янгын һәм энергетика куркынычсызлыгы юнәлешләрендә дә эш алып барам. Бу — җаваплы да, кызыклы да хезмәт, — дип сөйли Николай Андреевич.

Новус уены белән Николай «Барс Арена» спорткомплексында эшли башлагач таныша.
Новус уены белән Николай «Барс Арена» спорткомплексында эшли башлагач таныша.

Җаваплылык зур булса да, ул үз эшеннән тәм һәм ямь таба. Ә спортчылар арасында кайнау, биредәге хезмәтен тагын да кызыклырак итә. Чөнки Николай мәктәп елларыннан ук физкультура белән дус. Казанга укырга киткәч тә спорттан аерылмый.

— Мәктәптә физкультура фәнен Андрей Афанасьев укытты. Шул вакытта төрле ярышларда актив катнаша идек. Туризм буенча Камышлыга җәяүләп барган маҗаралар әле дә хәтердә. Каенсар авылына җиткәч, палаткаларда кунып, икенче көнне генә барып җитә, бик күңелле була иде. Казанга киткәч тә уку йорты командасы өчен баскетбол уйнадым. Техникумнар арасында Татарстан чемпионы булган чаклар да булды, — дип, студент елларын сагынып искә ала ул.

Новус уены

Новус уены белән Николай «Барс Арена» спорткомплексында эшли башлагач таныша. Иң элек ул башкаларның уйнаганын күзәтә, аннары үзен сынап карарга була һәм яңа шөгыль аның күңеленә хуш килә.

— Новус — безнең район өчен генә түгел, республикада да чагыштырмача яңа уен. Анда ике кеше катнаша. Ул бильярдны хәтерләтә, әмма монда шарлар урынына пешкалар кулланыла. Аларны махсус таяк белән бәреп, кесәләргә кертергә кирәк. Уен спортчыдан игътибарлылык, төгәллек, пешканың траекториясен алдан исәпли белүне, стратегик фикерләүне һәм күнекмәләрне таләп итә, — дип аңлата Николай Андреевич.

Уен спортчыдан игътибарлылык, төгәллек, пешканың траекториясен алдан исәпли белүне, стратегик фикерләүне һәм күнекмәләрне таләп итә.
Уен спортчыдан игътибарлылык, төгәллек, пешканың траекториясен алдан исәпли белүне, стратегик фикерләүне һәм күнекмәләрне таләп итә.

Аның беренче тапкыр катнашкан зур ярышы Сарапулда узган Россия чемпионаты була. Әмма Николай ул чакта әллә ни уңышка ирешә алмый. Шулай да беренче уңышсызлык аны туктатмый, киресенчә, тагын да ныграк шөгыльләнергә этәрә.

Тырышлык үз нәтиҗәсен бирә. Вакыт узу белән Николай ярышлардан җиңүләр белән кайта башлый. Күптән түгел генә Удмуртия Республикасының Дебесы авылында узган турнирда да җиңүгә иреште. Ә шушы көннәрдә «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында үткән Россия Кубогының бишенче этабында якташыбыз шәхси беренчелектә — икенче, парлы уенда өченче урын яулады. 

— Ярышлар алдыннан тренировкаларга йөрергә тырышам. Эштән бушаган арада, мөмкинлек булган саен кереп уйныйм. Шуңа күрә эшемне дә, спортны да бергә алып барам. Новус — минем өчен хобби. Ә ярышларга йөрү кызыксыну, азарт бирә, — ди спортчы.

Николай Андреевич тормыш иптәше Алсу белән өч бала тәрбияләп үстерә. Ике уллары самбо белән кызыксына, алар да "Барс Арена"да шөгыльләнә. Кызлары исә әле балалар бакчасына йөри.

Николай Петров тормышында хезмәт белән спорт янәшә бара. Инженер буларак ул кешеләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудырса, спортчы буларак район данын яклый. Иң мөһиме — ул яшьтән үк күңеленә якын булган спортка бүген дә тугры кала.

Интернет мәгълүматларына караганда, Новус Латвия һәм Эстониядә XX гасырның 1920нче елларында барлыкка килгән. Аның төгәл бер генә уйлап табучысы билгеле түгел. Якынча 1925–1927 елларда уен Балтыйк буе порт шәһәрләрендә — Вентспилс, Лиепая, Рига һәм Таллинда тарала башлаган. Бер версия буенча, диңгезчеләр Англия портларында охшаш уен уйнаганнар һәм аның идеясен Латвиягә алып кайтканнар. Шуңа күрә уенның кечкенә һәм уңайлы тактасы корабта уйнарга да яраклы булган. Соңрак новус аеруча Латвиядә бик популяр булып китә һәм Латвиянең милли спорт төре буларак таныла.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев