Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда хәрби операция катнашучысы булган эшмәкәрләр 705 миллион ярдәм алган

Финанс чараларыннан тыш, эшмәкәрләргә дәүләт һәм муниципаль милекне ташламалы арендалау, шулай ук финанс булмаган хезмәтләрнең киң спектры: консультацияләр, бизнесны эшләтеп җибәрүдә һәм үстерүдә ярдәм, бизнес‑планнар эшләү һәм башка ярдәм инструментлары бар.

2026 елда Татарстанда махсус операция катнашучысы булган эшмәкәрләргә, аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук хезмәткәрләре махсус операция зонасында хезмәттә булган эшмәкәрләргә эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме программалары буенча бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен 705 миллион сум юнәлдерелгән. Ярдәм «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләте икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары тарафыннан күрсәтелгән. Бу хакта «Татар-информ» МА.

Иң зур ихтыяҗ «СВОга ярдәм» махсус микрофинанс продуктына булган: аның буенча 92 кече һәм урта бизнес субъектына 412 млн сум микрозаем бирелгән. 86 эшмәкәргә микрозаемнар буенча поручитель сыйфатында өстәмә 253 млн сум тәкъдим ителгән. Тагын якынча 40 млн сум «СВОга лизинг ярдәме» ташламалы лизинг программасы кысаларында җәлеп ителгән – акчалар җиһазларны һәм транспорт чараларын яңартуга яки сатып алуга юнәлдерелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда әлеге категория эшмәкәрләргә ярдәм системалы характерда алып барыла: 2025 ел йомгаклары буенча микрофинанс, гарантия һәм лизинг продуктлары буенча җәлеп ителгән дәүләт ярдәме күләме миллиард сумга якын тәшкил иткән.

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге, «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» җитәкчесе Линара Борханова ярдәмнең гамәлдәге механизмнары һәм ирешелгән нәтиҗәләр турында җентекләп сөйләде. Мәсәлән, «СВОга ярдәм» микрофинанс продукты эшмәкәрләргә еллык 1% ставкасы буенча 36 айга кадәр 5 млн сумга кадәр кредит алырга мөмкинлек бирә.

 


Нет комментариев