Кукмара районы үзәк дәваханәсендә чират мәсьәләсе: аны хәл итү юллары бар
Сорау-җавап

Кукмара районы үзәк дәваханәсендә чират мәсьәләсе: аны хәл итү юллары бар

Ашыгыч һәм кичектергесез очраклар өчен дәваханәнең кабул итү бүлегендә тәүлек әйләнәсе табиб-терапевт кизү тора.

Соңгы вакытта халык арасында табибларга алдан язылу, чиратларда озак көтү мәсьәләсе еш күтәрелә. Бу проблеманы хәл итү өчен нинди чаралар күрелә? Гайшә, Кукмара.

Әлеге сорауга район үзәк дәваханәсеннән түбәндәге җавап алынды:

— Бу мәсьәлә, чыннан да, сәламәтлек саклау системасы өчен иң кискен һәм актуаль проблемаларның берсе. Аны хәл итү өчен берничә юнәлештә эш алып барыла. Пациентлар табибка үзләренә уңайлы булган ысул ярдәмендә: Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталлары, «МАКС» мобиль кушымтасы, медицина учреждениеләрендә урнаштырылган инфоматлар, шулай ук поликлиника регистратурасы аша языла ала.

Телемедицина мөмкинлекләрен үстерү дә — мөһим юнәлешләрнең берсе. Ул гади мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрергә, киңәшләр бирергә, хроник авырулары булган кешеләрнең сәламәтлек торышын дистанцион рәвештә күзәтү өчен кулланыла.

Пациентлар табибка үзләренә уңайлы булган ысул ярдәмендә: Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталлары, «МАКС» мобиль кушымтасы, медицина учреждениеләрендә урнаштырылган инфоматлар, шулай ук поликлиника регистратурасы аша языла ала.

Медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү диагностика һәм дәвалау сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Бу пациентларның кабат мөрәҗәгать итүләрен киметергә һәм табиб кабул итүенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация белән халыкны күбрәк колачлау да мөһим. Алар ярдәмендә авыруларны башлангыч чорында ук ачыкларга була. Бу җитди авырулар көчәеп киткәч кенә медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү очракларын киметергә ярдәм итә.

Кайбер гадәти хезмәтләрне — мәсәлән, белешмәләр бирү, аерым анализларга юлламалар рәсмиләштерү, төп физиологик күрсәткечләрне үлчәү кебек эшләрне — урта медицина персоналына тапшыру мөмкинлеге карала һәм тиешле алгоритмнар кертелә. Бу табибларга төп бурычларын үтәргә — пациентлар белән турыдан-туры эшләүгә күбрәк вакыт бүлеп бирергә мөмкинлек тудыра.

Ашыгыч һәм кичектергесез очраклар өчен дәваханәнең кабул итү бүлегендә тәүлек әйләнәсе табиб-терапевт кизү тора.
Ашыгыч һәм кичектергесез очраклар өчен дәваханәнең кабул итү бүлегендә тәүлек әйләнәсе табиб-терапевт кизү тора. 

Планлы кабул итүләргә алдан, үзегезгә уңайлы булган ысулларның берсе аша язылуыгызны сорыйбыз. Бу табибларның эш вакытын дөрес бүлергә һәм хезмәт күрсәтүне нәтиҗәлерәк оештырырга ярдәм итәчәк.

Ә ашыгыч һәм кичектергесез очраклар өчен дәваханәнең кабул итү бүлегендә тәүлек әйләнәсе табиб-терапевт кизү тора. Ул кирәкле медицина ярдәмен күрсәтергә әзер.

Фото: «Кукмор-информ»

Нет комментариев