Казан музейларында үзенчәлекле экскурсияләр узачак
Соңгы яңалыклар

Казан музейларында үзенчәлекле экскурсияләр узачак

Сигез көн эчендә кунакларны 18 вакыйга көтә: 13 экскурсия, 4 лекция һәм «Музей кварталы» махсус проекты.

26 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы Милли музееның «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә багышланган «Сирәк экскурсияләр, лекцияләр һәм күрсәтүләр фестивале» узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Сигез көн эчендә кунакларны 18 вакыйга көтә: 13 экскурсия, 4 лекция һәм «Музей кварталы» махсус проекты.

29 октябрь партнерлар белән уртак көн узачак. Бу көнне Горький һәм Шаляпин, Боратынский, Сәйдәшев, Җәлил һәм ТР Сынлы сәнгать музейларына интерактив экскурсия узачак. Шулай ук КФУ белән берлектә «Казан университеты тарихы» җәяүлеләр маршруты оештырылачак.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев