«Урман күптөрлелеге — 2026»: Лубян көллияте абсолют җиңүче булды
Соңгы яңалыклар

«Урман күптөрлелеге — 2026»: Лубян көллияте абсолют җиңүче булды

Ярыш программасы дүрт махсус этаптан торды.

Марий Эл Республикасында урман хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары студентлары арасында оештырылган «Урман күптөрлелеге — 2026» Бөтенроссия һөнәри-гамәли ярышларына йомгак ясалды. 

Иң яхшы исемен яулау өчен Россиянең һәм Белорусия Республикасының сигез югары уку йортыннан, 17 урман техникумы һәм көллиятеннән килгән 25 команда көч сынашты.

Ярыш программасы дүрт махсус этаптан торды. Барлык катнашучылар да үзләренең уку йортларын лаеклы тәкъдим итте һәм югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен күрсәтте.

Лубян урман-техник көллияте «Урманнарда кисү мәйданын билгеләү һәм урманны таксацияләү», «Урман кисү мәйданында төп эшләр» юнәлешләрендә — беренче, «Урман янгыннарын сүндерүне имитацияләү»дә икенче урынны алды. 

Командалар арасында гомуми зачетта абсолют җиңүче булып, Лубян урман-техник көллияте танылды.

Фото: «Кукмор-информ» архивыннан


Нет комментариев