2027 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк
Соңгы яңалыклар

2027 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк

Түләүләрнең артуы эшләмәүче пенсионерларга, инвалидларга һәм туендыручысын югалткан балаларга кагылачак.

2027 елның 1 апреленнән Россиядә якынча 3,5 миллион кешенең социаль пенсиясе артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына «Россия пенсионерлары берлеге» оешмасының үзәк идарәсе Президиумы рәисе Валерий Рязанский хәбәр иткән, дип яза МА «Татар-информ».

Аның сүзләренә караганда, индексация 3,491 миллион кешегә кагылачак. Аларның күпчелеге — эшләмәүче пенсионерлар.

Социаль пенсия картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле иминият стажы яки пенсия баллары җитмәгән гражданнарга түләнә.

Моннан тыш, индексация инвалидлыгы булган кешеләргә, шул исәптән инвалид балаларга һәм балачактан инвалидларга, шулай ук хезмәт стажы булмаган һәм туендыручысын югалткан балаларга да кагылачак.


Нет комментариев