2026/2027 уку елына каникул срокларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим итте.
Республика укучылары өчен көзге каникуллар 29 октябрьдә башланачак һәм 8 ноябргә кадәр — бәйрәм көннәрен исәпкә алып 11 көн дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
2026/2027 уку елына каникул срокларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим итте. Бердәм график укучыларның оешкан ялы өчен шартлар тудыру, аларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү, шулай ук каникул вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән.
Көзге каникул чорында республикада балаларның мәктәп яны лагерьлары оештырылачак: 324 лагерь планлаштырылган, аларда 13 307 укучы ял итәчәк, шул исәптән ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашучы 1 338 бала.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев