«Көмеш яшь» волонтерлары төркеме 2021 елда оеша.
Волонтерлык
Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итүдә районыбызның «Көмеш яшь» волонтерлары да актив катнаша. Аларның тырыш хезмәте игътибарсыз калмый.
Шушы көннәрдә «Сугышчан кардәшлек. Кукмара» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Радик Габдрахманов волонтерларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
— Без «Көмеш яшь» волонтерлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Аларга кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, үтенечне кире какканнары юк. Базада игелекле кешеләр ярдәме белән тупланган кием-салым, азык продуктларын, көнкүреш кирәк-яракларын аерым капларга тутыруда өлкән волонтерларыбызның өлеше аеруча зур. Рәхмәт аларга. Алга таба да бергәләп эшләрбез, дип ышанам, — ди Радик Хәкимҗан улы.
Бу юлы да өлкәннәребез буш кул белән килмәгән иде. «Госпитальгә ярдәм ит» акциясе кысаларында алар урын-җир һәм госпиталь өчен башка кирәкле әйберләр тапшырды.
Актив райондашларыбыз
«Көмеш яшь» волонтерлары төркеме 2021 елда оеша. Җитәкчесе — 38 ел (шуның 22 елы — «Яшь туристлар» станциясендә директор) мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган Нурия ханым Закирова. Волонтерлар иң элек менталь авырулы райондашларга булыша: бәйләү, тегү, төймә тагу кебек эшләрне башкарырга, матур итеп өстәл, кабымлык һәм башка ризыклар әзерләргә өйрәтә. Шулай ук өлкәннәребез физик мөмкинлекләре чикле балаларны да игътибардан читтә калдырмый, төрле чаралар оештыра, мастер-класслар үткәрә, бүләкләр белән сөендерә. Инде менә дүртенче ел алар махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә булышлык күрсәтә.
— Безнең төркем төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Арада укытучылар, газ оешмасы, тимер юлда эшләгән кешеләр, хәрбиләр дә бар. Барыбызны да ярдәм итү теләге берләштерә. Хәрбиләргә маскировкалау челтәрләре үрәбез, өй токмачлары кисәбез, госпитальдәге яралылар өчен тукымалар (ветошь) әзерлибез. Шулай ук ай саен азык-төлек туплап тапшырабыз, — ди Нурия Кашиф кызы. — Телефонда махсус төркем ачтык. Анда киләчәккә планнарны, башкарыласы эшләрне язабыз, һәммәсен вакытында үтәргә тырышабыз.
Мәрьям Асадуллинаның әлеге төркемгә кушылуына өченче ел киткән. Ул Башкортостан Республикасының Алкин гарнизонында «Офицерлар клубы» җитәкчесе булып эшләгән.
— Пенсиядәге кешенең буш вакыты күбрәк була бит. Аны файдалы һәм игелекле эшләргә багышлау — үзе үк рәхәт. Мин дә Кукмарага күченеп кайтуыма, «Көмеш яшь» волонтерлар төркеменә кушылуыма бик сөенәм. Безнең төркем актив, һәрвакыт хәрәкәттә. Патриотик чараларда катнашырга да, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итәргә дә, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә булышырга да вакыт табабыз. Бердәм булганда, теләсә нинди эшне дә башкарырга мөмкин. Иң мөһиме — күңелдә ярдәм итү теләге булсын, — ди ул.
Римма Петрова 35 ел тимер юлда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. «Мин инде пенсиядә», — дип, өйдә генә утырмый ул, үзенә шөгыль табып, актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә.
— Башта фитнес түгәрәгенә йөрдем. Ә инде әлеге төркем оешкач, шунда кушылдым, — ди Римма Павловна. — Менталь сәламәтлек үзенчәлекләре булган кызларны төрле эшләргә өйрәттек, солдатларга ярдәм итү эшендә дә теләп катнашабыз.
Райондашыбыз Гадения Гайнетдинова да — «Көмеш яшь» волонтерлары төркемендә инде дүрт елга якын. Ул 35 ел гомерен район газ участогында эшләүгә багышлаган. Бүгенге көндә Гадения апа җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
— Мин фитнес төркеменә, китапханәдә оешкан «Сөембикә» клубына да йөрим, — ди ул. — Көн саен уянгач, кемгә дә булса ярдәм итәсе, игелекле эш башкарасы килү теләге туа. Кешеләргә файда китерү, кемнеңдер хәлен җиңеләйтү күңелгә рәхәтлек бирә.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев