Чарада Кукмара, Саба, Теләче, Балтач һәм Мамадыш районнарының мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Батырлык һәм тугрылык дәресләре
Манзарас авылындагы беренче гимназиядә «Мәгариф оешмаларының хәрби хәрәкәтләр ветераннарын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны тәрбия эшенә җәлеп итү тәҗрибәсен өйрәнү» темасына багышланган республика күләмендәге стажировканың зона этабы уза.
Чарада Кукмара, Саба, Теләче, Балтач һәм Мамадыш районнарының мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнаша.
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты«ның «Педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы» җитәкчесе Ирина Сахнованың сүзләренә караганда, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары өчен бик күп юнәлештә укулар оештырыла, төрле программалар тормышка ашырыла. Бүгенге чара исә шулар арасында иң әһәмиятлеләренең берсе.
— Яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Патриотик тәрбия исә бүгенге көндә беренче урында тора. Ә махсус хәрби опреациядә катнашучылардан башка ул тулы булмас иде. Шуңа күрә алар мәктәпләргә киләләр, укучылар белән очрашалар, Ватанны яратуның чын үрнәген күрсәтәләр. Мондый чаралар зур рухи кыйммәткә ия, — дип сөйләде Ирина Александровна.
Мондый мөһим чараның нәкъ менә Кукмарада үткәрелүе юкка гына түгел, чөнки махсус хәрби операция башланганнан бирле районда бу өлкәдә бик зур эш башкарыла. Моны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин да билгеләп үтте.
— Район мәгариф учреждениеләре хәрби хәрәкәтләр, махсус хәрби операция ветераннары һәм бүгенге көндә дә ил тынычлыгы өчен көрәшүче ир-егетләр, волонтерлар белән бик тыгыз элемтәдә эшли. Аерым юнәлеш буларак мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары «3Д взвод» белән берлектә солдатларга төрле кирәк-яраклар ясауда актив катнашалар. Солдатларыбызга ярдәм итү, гуманитар ярдәм җыю, кирәкле әйберләр әзерләү, аларга җылы сүзләр белән рухи ярдәм күрсәтү — барыбызның да уртак бурычы. Бу эшләрдә балаларның актив катнашуы аларда шәфкатьлелек, илгә тугрылык һәм кеше хезмәтен кадерләү хисләре тәрбияли, — диде Илфат Ильяс улы.
Безнең максат — укучыларга патриотизм турында сөйләү генә түгел, ә аны гамәлләр белән күрсәтергә өйрәтү, диде ул. «Ветераннарыбызның тормыш тәҗрибәсе, хәрбиләрнең батырлыгы һәм ныклыгы яшьләр өчен чын тәрбия мәктәбе булып тора. Мәгариф оешмалары, ветераннар һәм җәмәгатьчелек бергәләп эшләгәндә генә без илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоярлык лаеклы буын тәрбияли алабыз», — дип сөйләде район мәгариф идарәсе җитәкчесе.
Тәҗрибә уртаклашу
Стажировканың төп максаты — хәрби хәрәкәтләр ветераннарының һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның яшь буынны тәрбияләүдәге ролен арттыру, мәгариф оешмаларының әлеге юнәлештәге эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм нәтиҗәле алымнар белән уртаклашу.
Мондый очрашулар патриотик тәрбияне камилләштерүгә, укучыларда Ватанга мәхәббәт, ил тарихына хөрмәт һәм гражданлык җаваплылыгы тәрбияләүгә ярдәм итә. Ветераннарның тормыш тәҗрибәсе һәм шәхси үрнәге яшь буын өчен мөһим тәрбия чарасы булып тора.
Зона этабы педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр белән танышу һәм киләчәктәге хезмәттәшлекне ныгыту өчен әһәмиятле мәйданчык булып тора.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев