2030 елда Рамазан ае ике тапкыр билгеләп үтелә
Без төрле, әмма бердәм

2030 елда Рамазан ае ике тапкыр билгеләп үтелә

Мондый күренеш 33 елга бер мәртәбә очрый, моңа кадәр мондый күренеш 1997 елда күзәтелгән иде.

Бөтен дөньядагы кебек үк Татарстанда да 2030 елда мөселманнар изге Рамазан аен ике тапкыр билгеләп үтәчәк. Бу ислам ай календаре кояшныкыннан 11 көнгә кыскарак булу белән бәйле, шуңа күрә ел саен төп вакыйгалар даталары күчерелә. Бу хакта «Татар-информ» МА.

2030 елда беренче Рамазан ае 5 гыйнварда кояш баегач башланачак, ә 26 декабрьдә инде икенче Рамазан ае башланачак. Мондый күренеш 33 елга бер мәртәбә очрый, моңа кадәр мондый күренеш 1997 елда күзәтелгән иде. Шул ук вакытта уразаның озынлыгы якты көнгә бәйле, ул кышкы чорда елның башка вакытларына караганда кыскарак.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев