Көннәр аяз һәм коры торганда вакытны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар.
Көз уртасына җитсәк тә, басу-кырларда техника тавышы тынарга җыенмый. Бер эш икенчесен алыштырып, кырлардагы хезмәт үз көенә дәвам итә. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда соңгы культураларның берсе — кукурузны җыеп алу бара.
«Дружба-Агро» җәмгыятенең баш агрономы Газиз Сәфиуллин сүзләренә караганда, урып-җыю эшләре тагын 18-20 көн дәвам итәчәк әле. Әлбәттә, моңа һава торышы да йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә көннәр аяз һәм коры торганда вакытны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып калырга кирәк.
Кукуруз басуларында эш дәвам итә
Без барганда, хуҗалыкның Иске Кенә авылы янындагы басуда бер комбайн орлыкка дип кукуруз суктыра иде. Быел әлеге культураны 1100 гектар мәйданда үстергәннәр. Шуның 500 гектарыннан — орлык, тагын 300 гектарыннан корнажга алу планлаштырылган. Калган мәйдандагы уңыш силос әзерләүгә тотылган. Барлыгы 9 мең тоннадан артык силос салынган. Бу — ике ел дәвамында малларны ашатырга җитәрлек азык запасы, диделәр хуҗалыкта.
— Быел һава торышы игенчеләр өчен, гомумән алганда, уңай килде. Тик җәй айларында бераз куркытып та алды: яңгырлар күпмедер югалтуларга китерде. Көз исә аяз көннәре белән сөендерде, игеннәрне җыеп алырга мөмкинлек бирде. Арпа белән сабан бодае һәр гектардан уртача — 37шәр центнер, көзге бодай — 30 центнер, борчак 15 центнер уңыш бирде. Рапсны исә гектарыннан уртача 20 центнер җыеп алдык. Быел да 300 гектар мәйданда көзге рапс чәчеп калдырдык, — дип сөйләде Газиз Сәфиуллин. — Басуда төп эшләр тәмамланды инде, кукуруз гына калып бара.
Хәзерге вакытта бер комбайн суга, бер машина уңышны ташып тора. «Орлыкны үзебездә киптерәбез, ашлык киптерү җайланмасы тулы куәткә эшли. Шулай ук ашлыкны элеваторга да илтәбез», — диде Газиз Сәфиуллин.
Баш агроном сүзләренә караганда, кырларда явым-төшемгә дә ихтыяҗ зур. «Май аеннан бирле алып барылган күзәтүләрдән күренгәнчә, шушы вакыт аралыгында безнең якларда 300 миллиметр чамасы яңгыр яуды. Туфрак коп-коры, тузан уйнап тора», — диде ул.
Хуҗалыкның машина-трактор паркы быел яңа кукуруз ургычы белән тулыланган. Аны «Ягуар» комбайнына урнаштырырга планлаштыралар. Әлеге агрегат кукурузны корнажга җыйганда басуга чыгачак.
Җәмгыятьтә җир эшкәртү эшләре дәвам итә. Бу эшкә бер «Нью-Холланд» тракторы җәлеп ителгән. Аның белән ике сменада якынча 80 гектар җир эшкәртәләр. Моннан тыш, К-700 һәм «Агроаполло» тракторлары да сукага чыккан. Барлык техниканың мөмкинлекләрен бергә туплаганда, көненә 110 гектар тирәсе мәйданда эш башкарыла. Баш агроном әйтүенчә, тракторлар кукуруз суктыручы комбайнның үкчәсенә басып килә.
— Быел кукурузның ике сортын чәчтек. «Машук 171» сортын алмадык әле. Ә «Золотой початок 153» һәр гектардан уртача 55-60 центнер уңыш бирә. «Безнең зона өчен бу начар күрсәткеч түгел», — ди Газиз Сәфиуллин.
Техника телен яхшы беләләр
Басудагы кукурузны Камышлы авылыннан Нәфис Хәбибуллин һәм Иске Пенәгәрдән Мансур Фәйзрахманов суктыра. Икесе дә — вакыт белән сыналган, тәҗрибәле механизаторлар. Алар иртәнге сәгать сигездә эшкә керешеп, кичке җиделәргә кадәр басуда хезмәт куялар.
Нәфис Хәбибуллин «ЖС 12» комбайнын иярләгән. Урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле кырда ул: башта ашлык суктырган, хәзер исә кукуруз җыю белән мәшгуль. Мәктәп каникуллары вакытында олы улы да әтисенә ярдәм иткән. Укулар башлангач, механизатор эшен үзе генә дәвам итә.
— Үзем дә сигезенче сыйныфтан бирле тимер арасында кайнашам. Авылда техникада эшләргә укымыйлар, ә өйрәнәләр. Мине дә икетуган абыйларым өйрәтте. Башта алар белән комбайнчы ярдәмчесе булып йөрдем, аннары үзем мөстәкыйль эшли башладым. Иң беренче иярләгән техникам «Нива» кыр корабы иде. Бүгенге заманча техниканы элеккегеләр белән чагыштырып булмый: уңайлылыклары күп, эш тә тизрәк бара, сыйфаты да яхшырак. Кырга чыккач, кичкә кадәр шунда булабыз. Хуҗалык көненә ике тапкыр җылы ризык белән сыйлый. Бик тәмле пешерәләр, рәхмәт кызларга! — диде механизатор.
Басудагы эшләр тәмамлангач, Нәфис Хәбибуллин техникасын саклауга куя. Язын исә аны үзе ремонтлап, яңадан эшкә чыга. Ә урып-җыю кампаниясе тәмамланганнан соң, язга кадәр башка оешмада эшлим, дип сөйләде ул.
— Авыл балалары техника ярата инде ул. Үземнең дә шәхси хуҗалыкта машина-тракторларым бар. 20 гектардан артык җиремдә арпа, бодай үстерәбез. Бу эштә техникадан башка булмый. Кайда гына эшләсәк тә исән-сау булырга язсын, техникалар ватылмасын, — ди Нәфис Хәбибуллин.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев