БДИның төп чоры тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башланыр дип көтелә.
Рособрнадзор киләсе ел өчен Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын уздыру вакытын тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Бердәм дәүләт имтиханы:
- вакытыннан алда — 19 марттан 19 апрельгә кадәр;
- төп вакыты — 1 июньнән 9 июльгә кадәр;
- өстәмә вакыты — 3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр.
- предметларның берсен сайлап тапшыру көннәре — 8 һәм 9 июль.
БДИның төп чоры тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башланыр дип көтелә.
Төп дәүләт имтиханы өчен:
- вакытыннан алда — 20 апрельдән 14 майга кадәр;
- төп вакыты — 2 июньнән 5 июльгә кадәр;
- өстәмә вакыты — 2 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев