1 декабрьгә кадәр салым бурычларын түләп бетерергә кирәк
Соңгы яңалыклар

1 декабрьгә кадәр салым бурычларын түләп бетерергә кирәк

Тәҗрибәле белгечләр салым түләүне соңгы көнгә кадәр калдырмаска киңәш итә.

Татарстан халкы агымдагы елның 1 декабренә кадәр милек салымын, шулай ук транспорт һәм җир салымнарын түләргә тиеш. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Салым хезмәте тиешле белдерүләрне берничә ысул белән юллый. Аларны nalog.gov.ru сайтындагы «Салым түләүченең шәхси кабинетында», «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасында яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталында карарга мөмкин. Әгәр кеше электрон хезмәтләрдән файдаланмый икән, белдерү аңа почта аша заказлы хат булып килә.

Салым салына торган мөлкәте булып та, ниндидер сәбәпләр аркасында белдерү алмаган гражданнар салым түләүдән азат ителми. Шундый очракларда кеше үзенә исәпләнгән суммаларны мөстәкыйль рәвештә тикшерергә тиеш.

Тәҗрибәле белгечләр салым түләүне соңгы көнгә кадәр калдырмаска киңәш итә. Чөнки 2 декабрьдән башлап, бурыч түләнмәгән һәр соңга калган көн өчен автоматик рәвештә өстәмә акча исәпләнә башлый.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев