Поезд тукталыш ясаган һәр шәһәр вокзалында артистлар катнашында балалар өчен анимацион программа оештырылачак.
Кыш Бабай поезды Казанга 14 декабрьдә килер дип көтелә. Бу кышта ул Горький тимер юлы чикләрендә урнашкан барлыгы 11 шәһәрдә тукталачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Быел Кыш бабай поезды Россия буенча алтынчы сәяхәтенә кузгала, ул 8 ноябрьдә Бөек Устюгта башлана һәм 63 көн дәвам итәчәк. Поезд барлыгы 24 мең чакрымга якын юл үтәчәк һәм 65 шәһәрдә булачак.
Кыш бабай поезды беренче тапкыр 2021 елның 5 декабрендә юлга чыкты. Биш ел эчендә ул 372 шәһәрдә булган һәм 128 мең чакрымнан артык юл үткән.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев