Октябрь ахырына кадәр Татарстанда җылы һава торышы сакланачак
Соңгы яңалыклар

Октябрь ахырына кадәр Татарстанда җылы һава торышы сакланачак

Республика территориясендә температура фоннары күпьеллык климат нормаларыннан алты-сигез градуска артыграк.

Татарстанда октябрь ахырына кадәр аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

27 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр Татарстанда явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта төнге һәм көндезге температура арасында сизелерлек аерма сакланачак.

Тыгыз болыт капламы булмау сәбәпле, тәүлекнең караңгы вакытында җир бик тиз +1...-4 градуска кадәр суыначак, төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында урыны белән −7 градуска кадәр фаразлана. Әмма көндез кояш тиз арада һаваны +9...+14 градуска кадәр җылытачак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, 30 һәм 31 октябрьдә Татарстанда коры һава торышы сакланачак. Бу көннәрдә көндезге температура +8...+13 градус җылы булачак.

Фото: Миляуша Сабирова/ «Кукмор-информ» 

 


Нет комментариев