Рөстәм — әти-әнисе өчен сөекле ул, гаиләсенә ышанычлы терәк, балаларына кайгыртучан әти, тормыш иптәшенә яхшы ир булды.
Көн саен безгә махсус хәрби операция зонасыннан яңалыклар ишетелеп тора. Анда вакыт бөтенләй башкача ага — ул сәгатьләр белән түгел, ә йөрәк тибеше белән үлчәнә. Көн саен бу утлы учак иң көчле, иң батыр ир-егетләребезнең гомерен өзә. Алар тавыш-тынсыз, сабыр гына мәңгелеккә атлый. Ә барысы да безнең балаларыбыз тыныч күк астында, иминлектә, тынычлыкта йоклый алсын өчен.
Махсус хәрби операциядә илебезнең төрле төбәкләреннән мобилизацияләнгәннәр, контракт буенча хезмәт итүчеләр һәм үз теләкләре белән Ватан сагына басканнар катнаша. 2025 елда безнең сыйныфташыбыз, 3нче урта мәктәпне 1999 елда тәмамлаган Рөстәм Хәбибрахманов та әлеге сафларны тулыландырырга карар кыла.
Рөстәм гади эшче гаиләсендә туып-үсә. Ул — безнең ишегалдының гап-гади егете, мәктәптә бер парта артында утырган сыйныфташыбыз иде. Аның күңелендә беркайчан да ясалмалылык булмады, әти-әнисе якты күңелле кеше итеп тәрбияләгән. Ул — мәрхәмәтле, ярдәмчел, тыйнак, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер иде. Хезмәт сөючән — маңгай тире белән табылган икмәкнең кадерен белде.
Рөстәм — әти-әнисе өчен сөекле ул, гаиләсенә ышанычлы терәк, балаларына кайгыртучан әти, тормыш иптәшенә яхшы ир булды. Ватан чакыргач, Рөстәм читтә кала алмады. Йортында мәхәббәт һәм җылылык тулы гаиләсе булган ир-атка мондый карар кабул итү җиңел генә бирелми. Әлбәттә, күңелендә икеләнүләр дә, үз гомере өчен борчылу хисе дә булгандыр. Әмма ул салкын акыл, нык ихтыяр һәм кайнар йөрәк белән бу юлга басты. Кемнәндер үч алу өчен түгел, ә якларга, сакларга дигән изге ният белән юлга чыкты.
Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Рөстәм белән элемтә өзелә. Ул хәбәрсез югала. Бу вакытта гаиләсенең нинди хисләр кичергәнен, без — дуслары, сыйныфташларының нинди догалар кылганын сүзләр белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Бу — җир белән күк арасында асылынып калгандай халәт, иң куркыныч төшнең өндәге чынбарлыкка әверелүе иде.
Без барыбыз да соңгы мизгелгә кадәр могҗизага өметләндек. Акылга да, рәсми хәбәрләргә дә карамыйча, исән-сау кайтуына ышандык. Аны госпитальдә ята, яраланган, контузия алган, әмма исән итеп күз алдыбызга китердек. Ләкин язмыш башкача хәл итте... Бер ана да ишетергә теләмәгән кара хәбәр килеп җитте... Рөстәм һәлак булган. Кайгы безнең сыйныфыбызга да килеп керде, һәрберебезнең өенә шакыды. Мәктәптә бергә төшке аш ашаган, бер парта артында утырган, контроль эшләрне күчергән, киләчәккә уртак хыяллар корган кешенең инде арабызда булмавын аңлау йөрәкне телгәли, күңелне әрнетә.
Динара Алексеева (Хәйруллина), сыйныфташы
Фото: шәхси архивтан
Нет комментариев