Кайнана белән килен мөнәсәбәте: аңлашып яшәүгә ни җитә
Әйтер сүзем бар...

Кайнана белән килен мөнәсәбәте: аңлашып яшәүгә ни җитә

Тормыш болай да кыска, үпкәләшеп, сүзгә килеп гомер уздырмыйк.

Килен белән кайнана мөнәсәбәтләре турында күп фикер ишетергә туры килә. 

Хәтта кемнәрдер бер-берсен күрә алмый. Тик тату яшәүгә ни җитә? Үзем дә киленле кеше буларак шуны әйтә алам: яшьләрнең тормышына артык тыкшынырга кирәкми. Аларның үз гаиләсе, үз карашлары бар. Киңәш кирәк булса, үзләре сорарлар. Килен дә кайнанасын хөрмәт итсә, матур сүзен кызганмаса, тормышлар җайлы бара.

Без дә яшь чакта килен булып төшкән кешеләр бит, шуны онытмаска кирәк. Бер-береңә юл куеп, сабыр булып яшәсәң, барысына да ирешеп була. Тормыш болай да кыска, үпкәләшеп, сүзгә килеп гомер уздырмыйк. Иң мөһиме — гаиләдә тынычлык, балалар — бәхетле, өйдә һәрвакыт җылы мөнәсәбәт булсын. 

Исемем редакция өчен генә

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды


Нет комментариев