Төрле чараларда актив катнашуы аның көчле рухлы, максатчан кеше булуын дәлилли.
Язмыш сынауларына бирешми
Райондашыбыз Андрей Иванов 2024 елның августында Россия Кораллы көчләре белән килешү төзеп, махсус хәрби операция (МХО) зонасына юл тота. Әмма берничә айдан хәрби госпитальгә эләгә.
— Егетләргә ярдәм кирәк! МХОга китүемнең дә төп сәбәбе шул булды. Райондашым Фасил белән бергә килешү төзедек тә, берничә көннән инде без махсус хәрби операция зонасында идек. Бер атна өйрәнүләр үткәннән соң, хәрби бурыч үтәү өчен «алгы сызык»ка җибәрделәр. Дустым белән төрле роталарга эләгүгә карамастан, аның янәшәдә булуы күңелгә көч бирде, — ди Андрей Юрьевич. — Блиндажларда яшәдек. Кыска гына вакыт эчендә дә хәрбиләрнең һәммәсе белән бик якын кешеләргә әйләндек. Хәзер дә телефон аша аралашып, хәбәрләшеп торабыз.
Әңгәмәдәшемнең сөйләве буенча, берничә айдан аның сәламәтлеге белән бәйле проблемалар башлана һәм ул дәвалану өчен хәрби госпитальгә җибәрелә.
— Иң элек — Саратов өлкәсендә, аннары Казанда дәваландым. Тик менә иптәшләрем янына кире әйләнеп кайта алмадым. Хәрби-табиб комиссиясе карары нигезендә, 2025 елның маенда хәрби хезмәттән азат иттеләр һәм мин Кукмарага кайттым, — ди ул. — Туган як һавасы, әнием, бертуганнарым һәм якын кешеләремнең җылысы савыгырга ярдәм итә. Биредә вакытта берара күңелемне бушлык биләп алды. Нәкъ менә шул чагында язмыш мине «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Кукмара районындагы координаторы Гөлзия ханым Хисмәтуллина белән таныштырды. Ул миңа тормышта үз урынымны табарга булышты.
Кукмара егете яңа үрләр яулый
Райондашыбыз 2025 елның октябрендә «Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»нең район буенча бүлегендә исәпкә баса. Ул үзенең бизнес-планын әзерләп, аны уңышлы яклый һәм бер тапкыр бирелә торган 145 мең 100 сум күләмендә финанс ярдәменә ия була.
— Мин ул акчаларга эретеп ябыштыру аппараты һәм башка кирәк-яраклар алдым. Иң беренче хезмәтем беседка булды. Шуннан соң, күңелем күтәрелеп китеп, башка төр кирәк-яраклар да ясый башладым, — ди Андрей Иванов. — Бу шөгыль миңа бик ошый, тынычландыра, вакытны файдалы һәм мәгънәле итеп үткәрергә булыша.
Андрей Юрьевич төрле конкурсларда һәм ярышларда да катнаша. Быел җәй көне ул махсус хәрби операция ветераннары арасында оештырылган һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2026» илкүләм чемпионатына барды. Анда Россиянең 86 төбәгеннән килгән 600дән артык кеше электромонтажчы, эретеп ябыштыручы, автомобильләр төзәтүче һәм башка юнәлешләрдә — барлыгы 21 компетентлык буенча көч сынаша.
— «Эретеп ябыштыру» номинациясендә катнаштым. Төп бурыч — биремне төгәл, сыйфатлы итеп башкару, детальнең бер өлешен эретеп ябыштыру иде. Ярыш вакытында үземнең осталыгымны тикшердем, яңа тәҗрибә тупладым. Бу номинациядә үземне сынау һөнәри яктан да, шәхси яктан да тәҗрибә булды, — ди язмам герое. — Минем белән «Ватан сакчылары» дәүләт фондының райондагы координаторы Гөлзия Сәлмән кызы да барды. Ул 5 көн дәвамында янәшәмдә булып, кирәк вакытта ярдәм күрсәтте, киңәшләрен бирде. Мин аңа бик рәхмәтле. Әлеге чемпионаттан чыныгу алып, үз көчемә ныграк ышанып кайттым. Башка елларда да районнан команда белән шундый ярышларда катнашырга теләр идем.
Август аенда Казанның «УРАМ» экстрим-паркында махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында нарды уены буенча Татарстан Рәисенең II Кубогы үткәрелде. Әлеге чара физкультурачылар көне уңаеннан оештырылды. Ветеран якташыбыз әлеге төр ярышларда да катнашты һәм республиканың төрле районнарыннан килгән 50дән артык кеше арасында беренче урынны яулады.
Андрей Юрьевич тормышта авырлыклар алдында югалып калмаска, максатына таба ныклы адымнар белән барырга тырыша. Төрле чараларда актив катнашуы аның көчле рухлы, максатчан кеше булуын дәлилли.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев