Очрашу барышында җыенда катнашучылар үзләрен борчыган мәсьләләр буенча сорауларны да бирде.
Түбән Өскебаш җирлеге
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге төркем Түбән Өскебаш җирлегендә яшәүче халык белән очрашты. Очрашуда иң элек җирлек башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов үзара салым акчаларына башкарылган эшләрне атады, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты.
- Быел җирлек буенча 350 мең сум үзара салым акчасы җыелды, республикадан ул 1 миллион 234 мең сум булып кайтты. Бүгенге көндә шул акчага көндәлек килеп чыккан проблемаларны хәл итәбез, төп игътибарны юлларны төзекләндерергә бирәбез. Битләнгердә халык соравы буенча обелискны эшли башладык, — диде ул. Җирлек башлыгы махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм иткән өчен җирлек халкына шулай ук рәхмәтен белдерде.
Чулпан Хәнәфина исә үз чыгышында районда башкарылган эшләр белән таныштырды, республика һәм илкүләм программаларда авыл халкының да актив катнашуын сорады һәм җыенда катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Важашур җирлеге
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге төркем Важашур авыл җирлегендә узган халык җыенында булды. Очрашу Поч. Сутер мәктәбендә үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Петр Иванов кыскача гына җирлекнең бүгенге көндәге эшләре турында сөйләп узганнан соң, Чулпан Хәнәфина районның һәр тармагында башкарылган эшләр турында сөйләде, уңышларга тукталды, республика һәм федераль программалар ярдәме белән киләсе елларда нинди эшләр планлаштырылуы турында кызыклы һәм җентекле чыгыш ясады.
Очрашу барышында җыенда катнашучылар үзләрен борчыган мәсьләләр буенча сорауларны да бирде. Әйтик, юлларның бүгенге торышы, урам утлары мәсьәләләре күтәрелде.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев