Биредә яңартыласы юлның озынлыгы 5,040 чакрым тәшкил итә.
Өлге-Иске Юмья автоюлының бер өлешендә — Камышлы авылыннан соң Березняк юнәлешендә — капиталь ремонт эшләре алып барылуы турында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә төзекләндерелә торган юлга беренче кат асфальт түшәлде.
Капиталь ремонт эшләре «Татарстан Ресликасында автомобиль юлларын төзү һәм капиталь ремонтлау» программасы буенча алып барыла. Биредә яңартыласы юлның озынлыгы 5,040 чакрым тәшкил итә. Быел исә шуның 1,352 чакрымында төзекләндерү планлаштырыла.
Беренче кат асфальт түшәлде
Без килгәндә объектта эш тулысынча гөрли иде. Юл ремонтына дистәгә якын техника җәлеп ителгән. Куәтле йөк автомобильләре Кукмарадан кайнар асфальт-бетон катнашмасы ташый. Махсус техника аны юл өстенә тигез итеп җәя, ә артыннан катоклар яңа түшәлгән асфальтны ныгыта һәм өслекне тигезли. Юлчыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә әлеге участок көннән-көн яңара, уңайлырак һәм иминрәк була бара.
Юл мастеры Инсаф Хәсәнов сүзләренә караганда, юлның төзекләндерелә торган өлешенә 3000 тоннага якын асфальт керә.
— Безнең бурыч: әзер өслеккә проект-смета документлары таләпләренә туры китереп, яңа асфальт түшәү. Һава торышы уңай булганда эшләү үзе бер күңелле. Техникаларның һәрберсе — заманча. Егетләр дә сыната торганнардан түгел, үзләренә йөкләнгән хезмәтне тиешле вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышалар, җәелгән асфальтның калынлыгы, тыгызлыгы — һәммәсе исәпкә алына. Яңа асфальт түшәлгән саен, юлның йөзе дә үзгәрә, аның сыйфаты һәм уңайлылыгы арта, — ди юл мастеры.
«Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл-төзелеш-ремонт участогы җитәкчесе Рөстәм Зарипов билгеләп үткәнчә, тигезләү өслегенә асфальт салганнан соң, икенче этапта юлга мастикалы асфальт-бетон катнашмасы түшәлә. Барлык планлаштырылган эшләр дә төгәлләнгәннән соң, юл читләренә вак таш салып, ныгытып чыгачаклар.
Яшь юлчылар тәҗрибә туплый
Биредә хезмәт куючылар арасында яшьләрнең дә булуы аеруча сөендерә. Алар тәҗрибәле юлчылардан эш серләренә өйрәнеп, үзләренең һөнәри осталыкларын арттыра.
— Миңа — 22 яшь. Көллияттә белем алганда «Татавтодор» җәмгыятендә практика узган идем. Ул чагында биредә эшләүчеләрнең хезмәте белән якыннан таныштым, юл төзелеше өлкәсенең үзенчәлекләрен өйрәндем. Практика вакытында алган тәҗрибә миңа бу һөнәрне сайларга этәргеч бирде. Армия хезмәтеннән соң кабат әлеге оешмага килдем, икенче елымны эшлим. Хәзер инде үзем дә хезмәт коллективының бер өлеше булуыма шатмын, — ди Рафик Мөхәммәтҗанов.
Рафик асфальтны тыгызлый торган махсус техника — каток иярли.
— Беренче вакытларда әлеге машинага ияләшү алай җиңел булмады. Аннары күнегеп киттем, — ди ул. — Күңелдә теләк булса, һәр эшкә дә өйрәнеп була. Иң мөһиме — тырышлык һәм сабырлык.
Алда юлчыларны тагын зур күләмдә эш көтә. Әмма заманча техника, тәҗрибәле белгечләр һәм хезмәтенә җаваплы караган яшьләр белән объекттагы эшләрне сыйфатлы итеп башкарып чыгачакларына ышаныч бар.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев