Туган көн иясенең тормыш юлында гомерлеккә истә кала торган вакыйгалар шактый булган.
Кукмарада гомер итүче Нурислам абый Гариповның исеме Кукмара районының озак гомерле кешеләре исемлегенә яңадан кертелде: ул бүген үзенең 94 яшен каршы алды.
Якташыбыз Өлге авылда туып-үсә. Әтисе Әхмәтгали авылда уңган кешеләрнең берсе — балта остасы. Ул кемгә дә булса йорт яки хуҗалык корылмалары төзеп бетерү белән, канцеляриядән килеп җитәләр — ул замандагы карарлар буенча ит буенча салым һәм займнар сорыйлар. Мондый гаделсезлеккә, ягъни үз кул көче белән тапкан малының читкә китүенә түзә алмыйча, гаилә башлыгы вербовка буенча Бурят-Монголия якларына китәргә карар кыла.
Бу вакытта Нурисламга 8 яшь. Чандыр гәүдәсенең әле ныгып та җитмәгән чагы. Әмма тормышның бар авырлыгы бик тиздән нәкъ менә шушы сабый җилкәсенә төшә: Бөек Ватан сугышы башлану белән ирләр фронтка китә. Озакламый атларны да озаталар. Аның кебек бала-чагага һәм хатын-кызларга кыска аяклы монгол атлары кайтаралар. 8 яшьлек Нурислам үзләренең бригадирларына эш сорап баргач, ул, аны кызганып, өенә кайтара. Әмма үзсүзле «егет» күршедәге колхозга барып эшкә урнаша һәм шушы яшьтән ат җигеп җир сукалый башлый!
- 1944 елда райком секретаре приказ чыгарды: беренче сентябрьдә барлык балалар да мәктәпкә укырга барырга тиеш. Кая инде, укырга теләк тә, уй да юк иде. Бармыйм, бармыйм, дидем мин. Ләкин кызыксындыра алдылар бит — соңгы дәрестә 400 грамм икмәк бирделәр. Шуңа күрә ничек бармыйсың инде, икмәк алтын авырлыгында иде бит, — диде Нурислам абый, балачагын барлап.
Менә шулай 12 яшендә ул беренче тапкыр парта артына утыра. Туган көн иясенең тормыш юлында гомерлеккә истә кала торган вакыйгалар шактый булган. Озак еллар АТХда автобус шоферы булып эшләгәндәге хатирәләре дә күп. Тормыш иптәше Миңнегөл апа белән танышулары да кызыклы: бер күрүгә ошата, икенче очрашуда җитәкләп алып та кайта ул аны.
Моннан өч ел элек Миңлегөл һәм Нурислам Гариповларның бергә тормыш итә башлауларына 70 ел тулды. Шул уңайдан район ЗАГС бүлегендә тантаналы чара узды. Аларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде. Бүген туган көн иясен район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусиналар котладылар. Нурислам абый Гариповка район башлыгының Рәхмәтен һәм тыл хезмәтчәне буларак күчтәнәчләр тапшырдылар.
Фото: Лилия Нургалиева/ "Кукмор-информ"
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев