Кукмарада новус буенча Россия Кубогының бишенче этабы уза
Спорт

Кукмарада новус буенча Россия Кубогының бишенче этабы уза

Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар һәм командалар билгеләнәчәк.

«Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында новус буенча Россия Кубогының бишенче этабы старт алды. Ике көн дәвам итәчәк әлеге ярышның төп максаты - новус уенын киң җәмәгатьчелеккә таныту, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм физик яктан сәламәт спортчылар арасында Россиянең иң көчле уенчыларын ачыклау.

  • Ярышларда Татарстан, Удмуртия Республикасы, Киров өлкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Пермь шәһәрләреннән новус осталары катнаша. Спортчылар өчен бу - үз осталыкларын сынау, тәҗрибә туплау һәм ил күләмендәге ярышта көчләрен күрсәтү өчен зур мөмкинлек
новус районда да елдан-ел популярлаша бара.
Новус районда да елдан-ел популярлаша бара.

Ярышны ачу тантанасында кунакларны районның спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, район инвалидлар бүлеге җитәкчесе Равил Нигъмәтҗанов һәм Новус федерациясенең Удмуртия Республикасындагы бүлек җитәкчесе Ришат Фәйзетдинов сәламләде. Алар спортчыларга уңышлар, матур һәм гадел уен теләде.

Новус - төгәллек, игътибарлылык һәм җитезлекне таләп итә торган өстәл уены. Аның үзенчәлеге шунда: ул төрле яшьтәге һәм төрле физик мөмкинлекләргә ия кешеләр өчен дә кызыклы спорт төре. Шуңа күрә новус районда да елдан-ел популярлаша бара.

Равил Нигъмәтҗанов үз чыгышында районда инвалидлар арасында өстәл уеннарының активлашып китү тарихына да тукталды. Аның сүзләренчә, башта мондый чаралар аерым очрашулар рәвешендә генә уздырылса, тора-бара өстәл уеннары белән кызыксынучылар саны арткан. Спорт белән шөгыльләнү кешеләргә вакытны файдалы үткәрергә генә түгел, аралашырга, яңа дуслар табарга, үз мөмкинлекләренә ышанычны арттырырга да ярдәм итә. Бүген инде новус та әлеге юнәлештә мөһим урын алып тора.

Ике көнлек ярышның беренче өлешендә спортчылар шәхси беренчелектә көч сынашачак. Аннан соң команда уеннары узачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар һәм командалар билгеләнәчәк.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев