2021 елдан ул прокуратура органнарында хезмәт итә.
Артур Алмаз улы хезмәт юлын хокук саклау органнарында Тикшерү комитеты тикшерүчесе булып башлаган. Аннары аерым махсус билгеләнештәге отрядта хәрби хезмәт узган, Төньяк Кавказ төбәгендә хезмәт-сугыш бурычларын үтәгән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.
2021 елдан ул прокуратура органнарында хезмәт итә. Казан шәһәренең Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтү идарәсе бүлек прокуроры һәм өлкән прокуроры, Лаеш районы прокуроры урынбасары, шулай ук Казан шәһәре прокуроры урынбасары вазыйфаларын башкарган.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев