Тормыш сынауларын узар өчен зирәклеге дә җитәрлек булды, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә беренче булып ярдәмгә килә иде ул.
27 июнь иртәсе барыбыз өчен дә зур тетрәнү алып килде. Искиткеч ярдәмчел, риясыз, нечкә күңелле, гаиләсен, балаларын, оныкларын өзелеп яраткан туганыбыз Радик Габделбәр улы белән хушлашу бик тә авыр булды. Көтмәгәндә-уйламаганда якты дөньялардан китеп барды, ниятләгән эшләре, хыяллары калды…
Тормышта да, һөнәри эшендә дә изге гамәлләре күп иде Радик Габделбәр улының. Янгын сүндерү-коткару өлкәсендә хезмәт итүчеләрне тормыш сагында торучылар дип атыйлар. Чөнки алар үз юлында бернәрсәне дә аямый торган иң куркыныч афәтләрнең берсе — ялкынга каршы көрәшәләр. Бәла-каза булса, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, һәрвакыт билгесезлеккә — ут, газ һәм төтен эченә керергә әзер торучы бу курку белмәс егетләргә авыр һәм халык өчен бик тә кирәкле хезмәтләрендә җиңеллек, ә иң мөһиме — гел исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип, тормыш иптәшләренә, гаиләләренә сабырлык һәм ныклык телик.
Батыр йөрәкле бу һөнәр ияләре арасында ике бертуган энебез: каравыл начальнигы Ришат һәм эчке эшләр подполковнигы Радик озак еллар эшләп лаеклы ялга чыктылар.
Үткәннәргә кайтсак, 1990 елда районның янгын сүндерү-коткару хезмәтенә яшь җитәкче Радик Газизуллин билгеләнә. Армия хезмәтеннән соң ул Иваново шәһәрендәге янгыннан саклану училищесында һөнәри белем ала һәм ике ел Чирмешән районында янгын сүндерү часте начальнигы булып эшли. Туган ягы Кукмарага кайткач та, Радик Габделбәр улы янгын сүндерүчеләрнең катлаулы, авыр хезмәтен җиңеләйтү өчен күп тырышлык куя. Янгын — һәркем өчен зур афәт ул. Монда — янган мөлкәтләр, күз яшьләре, вакытсыз өзелгән гомерләр…
Җитәкче булып кына түгел, ул үзе дә янгын сүндерүчеләр белән рәттән басып, шул афәткә каршы көрәшә. Яшь җитәкчегә хөрмәт тә килә, абруе да арта. Кадрлар белән эшләүгә төп игътибар бирелә. Нәтиҗәсе — кадрларның еш алышынып торуы бик күпкә кими, ә уртача яшь 32 була. Иң мөһиме: янгын сүндерү частеның матди-техник базасы яңартыла, яңа деполар төзелә, тренировкалар өчен махсус «стена» эшләнә. Беренче чиратта, янгын сүндерү машиналарының саны арттырыла, механик баскычлы янгын машинасы, төтендә эшләү өчен противогазлар алына. Һөнәри осталык конкурслары үткәрелә башлый.
2002 елда беренче зур җиңү килә: янгынга каршы нәтиҗәле көрәш һәм аны булдырмауның үтемле чараларын күргән, ут чыгу санын — 8,7 процентка, алардан килгән зыянны 18,3 процентка киметкән, республика күләмендә үткәрелгән чараларда призлы урын алган һәм намуслы, тырыш хезмәтләре өчен, Кукмара янгын сакчылыгы бүлеге авыл районнары арасында беренче урын һәм акчалата премиягә лаек була. Шулай итеп, янгын сүндерүчеләребез Кукмара данын республика күләмендә күтәрүгә ирешәләр. Алар бүген дә алдынгылар, афәрин!
Тәҗрибәле җитәкче Радик Габделбәр улына 2004 елның 1 июленнән районда гражданнар оборнасы һәм гадәттән тыш хәлләр (МЧС) идарәсе төзү бурычы куела. Таләпчән, әмма гадел җитәкче иде. Горур булды, тиешлесен сорап, эзләп йөрүне бервакытта да үзмаксат итеп куймады. Хезмәттәшләренең фикерләренә игътибарлы булуын әле дә сагынып искә алалар. Тормыш сынауларын узар өчен зирәклеге дә җитәрлек булды, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә беренче булып ярдәмгә килә иде ул.
Районыбызның 117нче янгын сүндеру-коткару часте хезмәткәрләре (җитәкчеләре — Илмир Хәбибрахманов) янгыннарга гына түгел, юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга да чыга, зыян күрүчеләрне коткара. Кайгы-югалтуларда да ярдәм-таяныч булырдай бердәм көчле коллектив, рәхмәт аларга!
Радик Габделбәр улы авыл советы рәисе булып эшләгән кыска гына вакытта да авылдашлары сагынып сөйләрлек хезмәтләр калдырды. Шуларның берсе — 2010 елда «Шатлык» балалар бакчасын ачу. 1987 елда ук төзелгән, авыл советы, почта бүлекчәсе, колхоз идарәсе булып торган ике катлы кирпеч бинаны реконструкцияләп, әти-әниләрнең дә, нәни балаларның да шатлыгы булган балалар бакчасы гөрләп эшли. 2011 елда Җиңү бәйрәме алдыннан авылның үзәгендә ФАП ачылу да көтеп алынган һәм бик тә кирәкле иде.
Якташыбыз, Болгар Ислам Академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов: «Без Радик белән кечкенәдән дуслар идек, бик хөрмәт иттем. Урыны оҗмахта булсын», — дип, кайгыбызны уртаклашты.
Иртәрәк китте шул, әйтелмәгән җылы сүзләр, бәяләп бетермәгән тыйнаклыгы, кешеләр күңелендә яктылык, яхшылык сирпеп калдырган исеме калды.
Рәсимә Газизуллина, Зур Кукмара
Фото: гаилә архивыннан
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев