Иминлек һәркемнең кулында: Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе белән актуаль әңгәмә
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Иминлек һәркемнең кулында: Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе белән актуаль әңгәмә

Быелның 7 аенда район территориясендә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында бер юл фаҗигасе теркәлде.

Яңа уку елы башлану белән юлларда балалар саны да артачак. Мәктәпкә ашыккан укучылар, җәяүле кичүләре, мәктәп автобуслары — боларның барысы да юл хәрәкәтендә катнашучылардан аеруча игътибарлы булуны таләп итә.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларның имгәнүләренә юл куймау, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү турында район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фәхретдинов Фирдүс Каниф улы белән әңгәмә кордык.

— Фирдүс Канифович, районда юл хәрәкәте иминлегенә нинди игътибар бирелә?

— Без системалы рәвештә профилактик акцияләр, төрле рейдлар оештырабыз. Аларның төп максаты — юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау гына түгел, ә юл-транспорт һәлакәтләрен, аеруча балалар катнашындагы фаҗигаләрне кисәтү. Шулай ук мәгариф учреждениеләрендә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр белән юл хәрәкәте иминлеге буенча кисәтү әңгәмәләре үткәрелә. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре, җәяүле, велосипедчы һәм шәхси мобильлек чараларыннан файдаланганда куркынычсызлык таләпләре турында искәртелә. 

Кукмарада системалы рәвештә профилактик акцияләр, төрле рейдлар оештырыла.
Кукмарада системалы рәвештә профилактик акцияләр, төрле рейдлар оештырыла. Алсу Сәләхетдинова фотосы.

Уку елы башлану белән юллардагы куркынычсызлык мәсьәләсе аеруча актуальләшә. Мәктәп укучыларының көн саен өйдән белем бирү учреждениесенә барып-кайтуы юл хәрәкәтендә аларның актив катнашучыга әверелүен аңлата. Шуңа күрә безнең алда торган бурычларның берсе — балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау.

Быелның 7 аенда район территориясендә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында бер юл фаҗигасе теркәлде. Аларда 2 бала зыян күрде. Август аенда шәхси мобильлек чараларында (самокат, мопед, питбайк) хәрәкәт иткән балалар катнашында өч бәхетсезлек очрагы булды. Мопедчы бер бала, питбайкта фаҗигага очраган ике бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. 

— Бүгенге көндә республикада «Игътибар — балалар!» акциясе бара. Шул хакта да сөйләп узсагыз иде.

— Акциянең төп максаты — балаларның юлларда иминлеген тәэмин итү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә иътибарны арттыру һәм аварияләрне кисәтү. Әлеге чорда район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәп, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып, кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар. Рейдлар вакытында тиешле тизлекне сакламаучы, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур. Шулай ук кагыйдәләрне үтәмәүче балалар да игътибардан читтә калмый. 

Фирдүс Фәхретдинов: Юлда иң беренче чиратта тизлек режимын төгәл үтәргә һәм юлда игътибарлы булырга кирәк.
Фирдүс Фәхретдинов: Юлда иң беренче чиратта тизлек режимын төгәл үтәргә һәм юлда игътибарлы булырга кирәк. Эльвира Иванова фотосы.

— Транспорт йөртүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

— Иң беренче чиратта — тизлек режимын төгәл үтәргә һәм юлда игътибарлы булырга кирәк. Мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт һәм башка балалар учреждениеләре янынан узганда аеруча сак йөрү зарур. Җәяүлеләр кичүләрендә балаларга юл бирергә, аларның юлга кинәт чыгып китү мөмкинлеген дә истә тотарга кирәк.

— Әти-әниләрнең дә җаваплылыгы зурдыр?

— Әлбәттә. Балага юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне мәктәпкә генә калдырырга ярамый. Әти-әни үз үрнәге белән күрсәтергә тиеш. Юл аша чыкканда светофор сигналларына һәм юл билгеләренә игътибар итәргә, җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга кирәклеген балаларга даими искәртеп тору мөһим. Аеруча башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпкә озатканда алар белән куркынычсыз маршрутны бергәләп өйрәнү файдалы. Бала кайсы юлдан йөрергә, кайда юл аша чыгарга, нинди урыннарда аеруча сак булырга тиешлеген белергә тиеш.

— Балаларга мөрәҗәгатегез нинди булыр иде?

— Балалар, юлда ашыкмагыз, игътибарлы булыгыз! Светофорның яшел уты янса да, юл аша чыгар алдыннан сулга-уңга карап, машиналарның туктаганына инаныгыз. Телефонга карап яки колакчыннар (наушниклар) белән музыка тыңлап юл аша чыкмагыз. Велосипед, самокат һәм башка шәхси мобильлек чараларында йөргәндә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз.

Яңа уку елы һәр бала өчен матур истәлекләр, яңа белемнәр һәм уңышлар алып килсен. Иң мөһиме — һәр укучының мәктәптән исән-имин өенә әйләнеп кайтуы. Юлдагы бер генә секундлык игътибарсызлыкның да бәясе бик кыйммәт булырга мөмкин. Шуңа күрә юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне сак һәм җаваплы булырга чакырам.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

  • Фото: из архива «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев