Авылның киләчәге — балаларда.
Күңелле вакыйга
Бүген районның Янсыбы, Купка, Иске Юмья һәм Кенәбаш авылларында зур шатлыклы вакыйга булды. Капиталь ремонттан соң яңартылган «Умырзая», «Сандугач», «Кояш нурлары» һәм «Аккош» балалар бакчалары ишекләрен ачып, сабыйларны кабат үз кочагына җыйды.
Авыл халкы, ата-аналар һәм балаларның сөенечен уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка җитәкчеләр дә килде.
Балалар бакчасы — авыл өчен гади генә социаль объект түгел. Ул биредәге гаиләләр өчен зур таяныч, яшь әти-әниләр өчен ышаныч, ә авылның үзе өчен киләчәккә өмет булып тора. Авылда балалар бакчасының эшләве яшь гаиләләрнең туган җирендә төпләнеп калуына, балалар үстерү өчен уңайлы шартлар булуына зур мөмкинлек бирә. Иң мөһиме — биредә сабыйлар аралаша, дуслаша, белем һәм тәрбия ала, беренче мөһим адымнарын ясый.
Капиталь ремонттан соң бакча биналары танымаслык булып үзгәргән. Якты, чиста, заманча шартлар тудырылган. Һәр бүлмәдә балалар өчен уңайлылык һәм иминлек турында кайгырту сизелә. Матур итеп яңартылган биналар авылларның йөзен дә күркәмләндереп җибәрә.
Мәртәбәле кунаклар
Район башлыгы Сергей Димитриев балалар бакчаларының ачылышы белән авыл халкын котлап, мондый объектларның әһәмиятен билгеләп үтте. Ул әти-әниләргә, тәрбиячеләргә һәм балаларга изге теләкләрен җиткереп, яңартылган бакчаларның һәрвакыт балаларның шат авазлары белән тулып торуын теләде.
— Балалар бакчасының яңартылып, ишекләрен ачуы — авыл халкы өчен зур сөенеч. Сабыйларның иминлеге, сәламәтлеге һәм уңайлы шартларда тәрбияләнүе — һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Яңартылган биналарда балалар рәхәтләнеп уйнасын, белем алсын, дуслашсын. Бу бакчаларның ишекләре һәрвакыт ачык, ә бүлмәләре балаларның шат авазларына тулы булсын, — диде ул.
Авылның киләчәге — балаларда. Ә балалар өчен бакча ишекләрен ача икән, димәк, авылда тормыш дәвам итә, яңа гаиләләр, яңа буынга туа.
Янсыбыдагы «Умырзая», Купкадагы «Сандугач», Иске Юмьядагы «Кояш нурлары» һәм Кенәбаштагы «Аккош» балалар бакчаларының яңартылган ишекләре һәрчак шатланып көлгән сабыйларга ачылып торсын! Алардан балаларның бәхетле авазлары беркайчан да тынмасын!
- Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев