Район үзәк дәваханәсендә алдынгылар хөрмәтләнде
Соңгы яңалыклар

Район үзәк дәваханәсендә алдынгылар хөрмәтләнде

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова дәваханәдә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.

Кукмара районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.

Министр Эльмира Зарипова район башлыгы Сергей Димитриев һәм район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин белән берлектә үзәк дәваханәдә башкарылган төзекләндерү һәм ремонт эшләре белән танышты. Алар медицина учреждениесенең кардиология, терапия, балалар бүлекләрендә булып, биредәге шартларны, башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләделәр. 

Алсу Сәләхетдинова фотолары
Алсу Сәләхетдинова фотолары

Сәфәрнең икенче өлешендә дәваханә коллективы белән очрашу узды. Район башлыгы Сергей Димитриев үз чыгышында районда төрле тармакларда башкарылган эшләр, ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде. Ул республика һәм федераль программалар кысаларында тормышка ашырылучы проектларга аерым тукталды, аларның районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова дәваханәдә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Ул медицина учреждениесендә булдырылган шартларның, район халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен алып барылган эшләрнең мөһимлеген ассызыклады.

Алсу Сәләхетдинова фотолары
Алсу Сәләхетдинова фотолары

Очрашуның иң тантаналы мизгелләренең берсе, мөгаен, хезмәт кешеләрен хөрмәтләү, республиканың Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларга таныклык тапшыру булгандыр. Бу - үз хезмәтенә тугры, тырыш һәм фидакарь кешеләрнең эшенә бирелгән югары бәя булды.

Дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә кече шәфкать туташы булып эшләүче Гыйләҗева Рәзинә Гомәр кызы “Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре” билгесенә ия булды. 

Республиканың Электрон Мактау тактасына район үзәк дәваханәсендә эшләүче 13 хезмәткәр кертелгән. Бүген шуларның тугызына тантаналы төстә таныклыклар тапшырылды. Алар арасында табиблар, фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре, шәфкать туташлары һәм башка медицина хезмәткәрләре бар. Бу бүләкләр аларның күпьеллык хезмәтенә, һөнәри осталыгына һәм медицина өлкәсенә керткән өлешенә хөрмәт билгесе булды.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев