Ремонт агымдагы елның февралендә башланган, аны сентябрь аенда төгәлләү планлаштырыла.
“Зилант” спорт мәктәбе еллар дәвамында яшь спортчылар тәрбияләүдә зур эш башкара. Биредә алып барылган яңарту эшләре әлеге мөмкинлекләрне тагын да киңәйтергә, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.
Ремонт эшләре сентябрьдә төгәлләнәчәк
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Нияз Ризванов сүзләренә караганда, озак сроклы үсеш планы нигезендә 2026 елда “Зилант” спорт мәктәбе “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында капиталь ремонтка кертелгән. Бүгенге көндә бинаның эчендә дә, аның ян-тирәсендәге территориядә дә эшләр тулы куәткә бара.
Ремонт агымдагы елның февралендә башланган, аны сентябрь аенда төгәлләү планлаштырыла. Төп керү өлеше, бассейн һәм өстәл теннисы залы сентябрь башында ук әзер булыр дип көтелә. Нияз Ризванов билгеләп үткәнчә, барлык эшләр дә план нигезендә бара, тоткарлыклар юк.
Без төзелеш оешмасының участок начальнигы, төзелеш эшләре җитәкчесе Владислав Лавров белән аралашып, объекттагы эш барышы белән таныштык.
– Биредә ремонт вакытында барлык инженерлык системалары яңартыла. Бинада мәгълүматны тапшыру һәм эшкәртүне тәэмин итә торган инженерлык коммуникацияләре (слаботочные системалар), янгын сигнализациясе, вентиляция системасы урнаштырыла. Мәсәлән, әлегә кадәр биредә һава алышу системасы бөтенләй юк иде. Эчке бизәү эшләре дә башкарыла: плитка ябыштырыла, бассейнның фильтрлау системасы һәм ташып чыккан суны агызу траплары алыштырыла. Стеналарны сылау һәм шомарту эшләре башкарыла, – дип сөйләде ул.
Эшләр график буенча бара
Хәзерге вакытта җылылык, сантехника һәм канализация системаларын яңарту 98 процентка үтәлгән инде. Душ һәм киенү-чишенү бүлмәләренең дә күбесе әзер. Бүгенге көндә эшчеләр буяу, плитка җәю белән мәшгуль. Рәссам исә стеналарны матур рәсемнәр белән бизи.
Шул ук вакытта бинаның тышкы территориясен төзекләндерү эшләре дә алып барыла. Биредә тротуарлар, керү-чыгу юллары ясала. Шулай ук өчәр йөз куб суга исәпләнгән ике өстәмә су резервуары урнаштырылган. Алар янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә дә мөһим роль уйнаячак.
Владислав Владимирович бассейндагы ремонт барышына аерым тукталды. Чөнки әлеге өлеш төзүчеләрдән үзгә бер игътибар таләп иткән.
– Монда түшәм бик түбән урнашкан иде, аны күтәртергә туры килде. Бассейнның фильтрлау системасын да нәтиҗәлерәк эшли торган итеп үзгәрттек. Чөнки хәзерге вакытта технологияләр бик алга киткән, мөмкинлекләр зур. Балалар бирегә килеп, рәхәтләнеп шөгыльләнә алсын, уңайлы булсын, дип тырышабыз, – диде ул.
Шулай ук көрәш, теннис һәм гимнастика заллары да яңартыла. Кайбер урыннарда җитәкчелек белән килешеп, планировканы үзгәртергә дә туры килгән. Мәсәлән, душ бүлмәләре бик кечкенә, плиткалары да искергән һәм ямьсез иде, диделәр. Хәзер барысы да заманча һәм матур итеп эшләнә. Моннан тыш, инвалидлар өчен уңайлы мохит булдырыла.
– Материаллар белән кыенлыклар юк, чөнки аларның барысы да өч ай алдан заказ биреп кайтартылып куелган иде. Белгечләр, мастерлар һәм эшчеләр дә җитәрлек. Шуңа күрә барлык эшләрне дә билгеләнгән срокта төгәлли алырбыз дип ышанам, – диде Владислав Владимирович.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев