Кукмара районындагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районындагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерелә

Райондагы мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү максатында оешкан махсус комиссияләр үз эшләрен башлап җибәрде.

Олыяз балалар бакчасы һәм мәктәбе

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Фәләхетдинова җитәкчелегендәге комиссия бүген Олыяз урта мәктәбе һәм балалар бакчасында, Кукмарадагы «Чулпан» балалар бакчасында булып, җәй дәвамында башкарылган ремонт эшләре, учреждениеләрнең җиһазландырылу дәрәҗәсе, территорияләренең торышы һәм яңа уку елына әзерлек белән танышты.

Олыяз балалар бакчасындагы лаборатория.
Олыяз балалар бакчасындагы лаборатория.

Олыяз урта мәктәбендә яңа уку елына әзерлек тулысынча тәмамланган. Монда шулай ук август киңәшмәсенең пленар өлешен үткәрүгә дә җитди әзерлек бара. Мәктәп коридорлары һәм фойелары кунаклар өчен махсус әзерләнгән күргәзмәләр белән бизәлгән. Җәй айларында мәктәптә дә, балалар бакчасында да косметик ремонт үткәрелгән.

— Быел мәктәбебездә 135 укучы белем алачак, ә Балыклы авылындагы филиалда 11 бала укыячак. Мәктәп белән бер бинада урнашкан балалар бакчасына сентябрьдән 45 бала йөриячәк. «Үсеш ноктасы» кабинетында балалар бик теләп шөгыльләнә. Без аларны хезмәт аша тәрбияләргә тырышабыз. Бакчабызда кәбестә, кишер, бәрәңге үстерәбез, теплицада — кыяр белән помидор, ә мини-теплицада тәҗрибә өчен карбыз һәм кавын үсә. Балалар бакчасы лабораториясендә мелисса, бөтнек, төрле чәчәкләр һәм башка үсемлекләр утырттык. Уңышны ярминкәләрдә дә, халыкка турыдан-туры да сатып, өстәмә акча эшлибез. Аеруча бәрәңге белән кишерне яратып алалар, — дип сөйләде мәктәп директоры Ленар Әүхәдиев.

Олыяз урта мәктәбендә кул эшләре күргәзмәсе.
Олыяз урта мәктәбендә кул эшләреннәнтәкъдим ителгән күргәзмә.

«Чулпан» балалар бакчасы

Кукмарадагы «Чулпан» балалар бакчасы исә кунакларны чәчәкләргә күмелгән матур территориясе, чисталыгы һәм уңайлылыгы белән каршы алды. Биредәге һәр веранда үзенә күрә бер кечкенә иҗат мәйданчыгын хәтерләтә — алар төрле темалар буенча бизәлгән. Балалар өчен уңайлы шартлар тудыру юнәлешендә даими эш алып барыла.

Балалар бакчасы мөдире Ләйсән Хөсәенова бу вазыйфага агымдагы елның 1 июненнән генә билгеләнсә дә, коллектив белән уртак тел табып, эшчәнлеккә тиз арада керешергә һәм үз яңалыкларын кертергә өлгергән. Территориядә яшелчәләр, җиләк-җимеш агачлары да мулдан.

«Чулпан» балалар бакчасы территориясе.
«Чулпан» балалар бакчасы территориясе.

 

— 1 сентябрьдән алты төркемгә 1 яшьтән 7 яшькә кадәрге 148 бала йөриячәк. Иганәчеләр һәм әти-әниләр ярдәме белән территориягә атынгычлар, төрле арт-объектлар, аю сыннары урнаштырдык. Барлыгы якынча 200 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелде, — дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире.

«Чулпан» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган почмак.
«Чулпан» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган почмак.
  • Фото: Йолдыз Низамиева / «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев