Татарстанда ял көннәрендә җылы һава торышы көтелә
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ял көннәрендә җылы һава торышы көтелә

Киләсе атна башында Татарстанда җылы һәм тыныч һава торышы саклана.

Татарстанда ял көннәрендә җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында әйтелә, дип яза «Татар-информ» МА.

11 октябрьдә кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә температура +4..+9 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем туктый, ә һава моннан алдагы көн белән чагыштырганда салкынчарак (+11..+16 градус) булачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматларыннан күренгәнчә, киләсе атна башында Татарстанда җылы һәм тыныч һава торышы саклана, сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +12..+17 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ» 

 


Нет комментариев